русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

26.09.2003

Ш.Мәрҗани Ислам дәүләтләрендә ни күргән?

XIX-XX гасыр башының күренекле теологларыннан берсе, тарихчы-галим Шиһабетдин Мәрҗанинең якты мирасы халыкка кайта. 90 елларда аның турында һәм аның әсәрләре тупланган берничә китап, җыентык дөнья күргән иде. Алар арасында Ш.Мәрҗани иҗатына тарихчы, фәлсәфәче күзлегеннән бәя биргәннәре дә бар. Менә күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты фәлсәфә фәннәре докторы Айдар Юзеев мөхәррирлегендә рус телендә Шиһабетдин Мәрҗани турында чираттагы басманы чыгарды. Исеме - "Мәрҗанинең Шәрыкъ халыклары турындагы очерклары".

Китапта галимнең рус теленә тәрҗемә ителгән хезмәтләре өзекләре китерелә, аның тәрҗемәи хәле бәян ителә. Нәрсәсе белән кызыклы соң ул китап? Беренчедән, басмада тарихчының татар халкы үткәненә, башка мөселман халыклары, төрки, гарәп-фарсы цивилизацияләре тарихына караган хезмәтләре урын ала.

Шиһабетдин Мәрҗани - XIX йөзнең 70-80 елларында татар җәмгыятенең яңарышы программасын тәкъдим иткән фәлсәфәче дә. Ислам дине тәгълиматын яңа күзлектән тикшереп, ул бөтен кадими белемнәрдән ваз кичә. Аны лаеклы рәвештә җәдидчелек хәрәкәте башында торучыларның берсе дип атап була.

Китапка "Мөстәфад әл әкбәр фи әхвәли Казан вә Болгар" тарихи, "Рихләт әл Мәрҗани", "Вафият әл әслаф вә тәхият әл-әхлаф" дини-фәлсәфи хезмәтләре өзекләре кергән. Галим, бик күп мөселман илләренә сәяхәт кылып, күренекле дин эшлеклеләре, теологлары белән очрашкан. Әлеге сәяхәтнамәләрдән алган тәэсирләр аның "Рихләт әл Мәрҗани" әсәрендә тупланган.

Ләйсән Әсәдуллина

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.