русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

26.09.2003

Хаҗга барырга теләүчеләр саны кимиме?

Татарстан, Ингушетия һәм Дагыстан мөфтиләре Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми визит белән барырга җыена.

Вәкиллек белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясендә хаҗ мәсьәләләре буенча җаваплы вәкил Әхмәт Билалов җитәклиячәк. Бу көннәрдә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ мәсьәләләре буенча министрлыгы быел хаҗга баручылар өчен квоталар һәм яңа кагыйдәләр билгеләде. Россиядән килгән вәкиллек, үз чиратында, изге җирләргә сәфәр кылырга теләгән россиялеләр өчен квоталар арттыру мөмкинлеген карарга уйлый.

Әмма шул ук вакытта һава транспорты өчен түләү арта, илебездә гыйбадәт кылырга теләүчеләр саны гына артмый, диярлек.

Камилә Габдрахман

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.