русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

26.09.2003

Оят пәрдәсен саклап калу өчен.

Рәшидә абыстай ИсхакыйКазанда узган Мөселман хатын-кызлар җыелышы: "Балаларда оят пәрдәсе юкка чыга", - дип белдерде. Бу турыда Татарстан мәгариф министры Фарис Харисовка юлланган мөрәҗәгатьтә әйтелә.

"Бүгенге көндә җәмгыятебездә әхлаксызлык күбәя - арта бара, урамда, сәхнәдә, җәмәгать урыннарында кеше тәненең иң кадерле өлешләренең исраф булуын күреп җан сыкрый, күңел әрни", - дип яза мөселман хатын-кызлары. "Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әхлаклы итеп киенмәгән тәрбиячеләр, укытучылар да җитәрлек". Алардан яшь буын "үрнәк ала", дип санала. Шулай итеп күнегеп үсеп, балаларда оят пәрдәсе юкка чыга дип раслана да инде.

Министрдан педагогларны "дөрес киенергә" чакыруны сорыйлар. Шулай ук ТРда башка Россия төбәкләрендә кебек дин дәресләр кертелмәсә дә, әхлак я традицияләрен өйрәтүче "хакыйкый" сабак кертелү сорала.

Шулай ук җыелышның рәисәсе, "Мөслимә" газетасы мөхәррире, Мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина Татарстанда татар теле укытучылары саны кыскартыла башланган, дип ишеткән. "Бу турыда мөгаллимәләр үзләре сөйли, тик рәсми ачыклык җитми". "Татар теле һәм әдәбияте рус теленнән күберәк укытылсын, чөнки аны начаррак бәләләр. Рус телен телевизор карап та өйрәнергә була. Безнең телне укытуны киметсәләр, бу ата-аналар өчен дә яңа катастрофа булачак. Чөнки татар теле аша безнең матур гореф-гадәткә дә, әти белән әниләрнең үзләренә дә хөрмәт тәрбияләнә", - дип саный ул.

Шулай ук Әлмирә Әдиятуллина соңгы елларда мәктәпләрдә дәүләт хисабыннан укытылып киленгән гарәп теле дәресләренең кыскартылуын да раслый. "Күп җирдә укыта башлаганнар иде, туктадылар бит. Соңыннан рус һәм инглизгә генә әйләнеп калынды." "Гарәпләрдән соң төрекләргә салындылар. Ә бит тегеләре дә, болары да безнең эчкечеклекә баткан халкыбызыга бәхет кенә тели. Ахыр чиктә, Мәскәүдә дә, я башка шәһәрләрдә дә серб - поляк, алман - испан мәктәпләрен япмыйлар бит, чит ил укытучыларына да тимиләр. Нишләп безнең Татарстан белән Башкорстанда гына кардәшләрдән дошман ясала?" - дип сорый ул. Әлмирә Әдиятуллина мәктәпләрдә татар, гарәп, фарсы, төрек телен укыту артырга тиеш дип саный. Шулай ук ул төрек лицейлары санын арттыруны кирәк дип уйлый.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.