русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

14.09.2003

Мәрҗәни мәчетендә абыстайлар җыела.

Казанда дини традицияләрне укытучы ике йөзләп абыстай-остазбикә һәм берничә дистәдән артмаучы мөгаллим-остазлар 18 сентябрь көнендә "Мәрҗани" мәчетенә һәр елда узучы методик очрашуга җыела.

"Башкалада иллеләп мәхәллә бар. Шуларның кайберләре халык белән эшли, кайберләре аз эшли әле. Без хезмәт итүче диндарларны, иң кадерле кешеләр - мөгаллимнәрне җыябыз. Аларны совет чорында "идән астында" белем биргән Рәшидә абыстай Исхакый да котлаячак", - дип сөйли очрашуны ясаучы Рәфкать Насыйбулла. Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаеклы кеше, бүген исә диния нәзарәтендә уку-укыту бүлеген җитәкләүче абзый оештыруда ярдәм иткән өчен Казан мөхтәсибәтенә рәхмәтен дә белдерә. Шулай ук ул мәхәлләләрдә һәм хәттә үз өйләрендә белем бирүче мөгаллимнәрне "савап өчен эшләүчеләр" дип мактый.

Очрашып сөйләшкәндә тәҗрибә уртаклашу, дин кагыйдәләрен өйрәтүнең камил ысуллары турында сөләшәчәкләр. Башлангыч белем бирүче абыстайлар ТРда бүген эшләп килүче дини белемнең беренче баскычын тәшкил итәләр. Аннары курсларны бетерүчеләрнең урта һәм югары дини белем алырга мөмкинлеге дә бар.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.