русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Россиядә Исламга караш.

12.09.2003

Кичә Мәскәүдә Россиянең Ислам конференциясе оешмасына керү турындагы Владимир Путинның белдерүе буенча һәм безнең илнең ислам дөньясы белән диалогына багышланган түгәрәк өстәл узды. Әлеге чарада Россиянең мөфтиләр Шурасы, төрле иҗтимагый оешма, традицион конфессия вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар катнашты.

Мәскәү мөфтиятенең фән һәм РФ дәүләт хезмәте белән элемтәләр бүлеге мөдире Фәрит Асадуллин белдергәнчә, Россиянең ислам дөньясы белән 14 гасырлык тарихы бар. Путинның белдерүен Фәрит Асадуллин Россиядә Исламны яңа дәрәҗәгә күтәрүче уйланылган адым дип атый.

Шул ук вакытта кайбер экспертлар Россиянең Исламга карата дәүләт сәясәте булмаулыгын билгеләп уздылар. Бу исә мөселманнарга һәм аларның диннәренә карата негатив мөнәсәбәт тудыруның сәбәбе диделәр. Ә Ислам диненең кагыйдәләрен өйрәтүче программаллар булдыру турындагы фикерләр телевидение җитәкчеләрендә һәм дәүләт органнарында аңлашылмаучанлык тудыра. Мондый караш исә ислам дөньясы белән якынаю идеясен какшатырга мөмкин диеште әлеге чарада катнашучылар. РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин: "В. Путинның мондый инициативасы Исламга карата дәүләт сәясәте төзүнең беренче адымы", - диде.

intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.