русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Рамазан ае 27 октябрьда башланырга мөмкин.

11.09.2003

Быел мөселманнарның көтеп алынган Рамазан ае 27 октябрьда башланырга мөмкин. Бу турыда Гарәп астроном җәмгыяте белдергән, дип хәбәр итә РИА «Новости». Тик, бездә айның төгәлрәк вакыты соңрак билгеле булачак. Бу турыда Татарстанда рәсми дини даирәләр аерым хәбәр итәчәк әле. Шулай ук төрле кыйтгаларда Җир иярчене айның да төрле вакытта күренүе сәбәпле һәр елны төрле илләрдә Рамазан аена бер көнне кермәү очраклары була. Аерма гадәттә бер көн була. Шуңа күрә мөселманнар үз мөфтиләренең фәтвәсен көтә.

Рамазан аенда Корьән китабы иңә башлаган. Бу айда ураза тоту карала. Изге Рамазан елның иң мөһим ае булып санала. Ул Ураза гаете - Рамазан бәйрәме белән тәмамлана. Гарәп илләрендә бу бәйрәм исә 25 ноябрьда узар дип фараз кылына. Ягъни мөселман ае гадәти кояш елы буенча исәпләнелүче айдан аерыла һәм гадәти айдан берничә көнгә кимрәк була. Ул күктә яңа туган айга карап билгеләнелә.

Гамил Гыйбадуллин


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.