русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөфти Ираннан кайтты.

10.09.2003

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендәге делегация Иран республикасында дини мәгариф һәм матбага-нәшрият эшләре белән танышып кайтты. "Иран Ислам республикасында Татарстан диния нәзарәте, Россия ислам университеты, Мөфти Госман хәзрәт Исхакый эшчәнлеге турында яхшы беләләр. Иранның мөселман оешмалары эшлекле контактларның дәвамына, уртак икеяклы файдалы хезмәттәшлекнең киңәюенә өметләнәләр", - дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат үзәге.

Татарстаннан килгән делегацияне Иран Ислам республикасында Халыкара ислам тикшеренүләре үзәге чакырган иде. Үзәк җитәкчесе Али Риза Әграфи үзләренең мәшһүр Кум рухи семинариясе җитәкчелегендә эшләүләрен әйткән. Ә бу семинария исә чит илдән килгән студентлар белән эшли. Кум шулай ук ул шигыйләр өчен изгеләштерелгән шәһәр дә. Монда сигезенче шигый имамы Резаның кыз туганы Фатыйма-Мәгъсүмә кабере урнашкан. Бу шәһәрдә белем алган галимнәр арасында Ирандагы Ислам революциясе лидеры аятолла Хомейни да бар. Кумада укучылар арасында Россиядән килгән әзериләр, лезгиннар, руслар да бар. Алар Татарстан рухи юлбашчысы Госман хәзрәт Исхакый белән очрашу оештырганнар.

Татарстан вәкилләре шулай ук билгеле мөселман язучысы, "Мөселман күзе белән Көнбатыш цивилизациясе" исемле китап авторы Мөсәви Лари белән очрашкан. Шулай ук аятолла Мараши Нәҗәфи китапханәсендә дә булганнар. Кульязмаларны саклаучы бу оешманың бүгенге җитәкчесе Мәхмүт Нәҗәфи киләчәктә Татарстанга килергә теләвен белдергән. Ул Казанда кульязмалар каталогын төзергә ярдәм итәргә тели.

Татарстанлылар Ирандагы Компьютерлы ислам тикшеренүләре үзәгендә булып, анда мирасның, кульязмаларның дискларга күчерелүен күргәннәр. Шулай ук дөньяда Корьән китабын бастыру буенча икенче урында торучы Кум нәшриятендә дә очрашулар узган.

Иранда булганда данлыклы тарихи шәһәр Исфаханда һәм Тәһранда урнашкан аятолла Хомейни музенда булырга да өлгергәннәр.

Гамил Гыйбадуллин


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.