русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

04.09.2003

Вәлиулла Якупов: "Татарлардан шайтан көлә бугай".

Татарстан Җөмһүрияте мөфтиенең беренче урынбасары Валиулла ЯкуповБу көннәрдә генә Вәлиулла Якуповның тагын бер иҗат җимеше дөнья күрде. Урыс телендә "Татарское "богоискательство и пророческий Ислам" дип аталган китапчык ул. Вәлиулла хәзрәтнең бу китабы элгәре чыкканнарына караганда күләме ягыннан зуррак та, эчтәлеге ягыннан шактый кайнар бәхәсләр уятырлык та.

Эш шунда ки, соңгы дистә ел эчендә татар галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре арасында җәдитчелек һәм кадимчелек хакында бәхәс бара. 17 елгы революциягә кадәр булган әлеге иҗтимагый хәрәкәтләрне бүгенге заманга яраклаштыру, шулардан чыгып, татар милли идеясын тудырырга тырышу көннән-көн популярлаша. Инде кайбер дәүләт хезмәтендәге галимнәр җәдитчелекне тарихи бер термин булудан бигрәк, сәяси терминга әйләндерделәр. Евроислам һәм җәдитчелек татар халкының Европа илләрендәге йөзен тудырыга тиеш диеп саныйлар. Ягъни, менә карагыз, бездә Исламның реформалашкан, Европа цивилизациясе кыйммәтләренә туры килә торган бик тә толерант тармагы таралган. Һәм соңгы вакытларды Евроислам белән җәдитчелек кайберәүләр телендә сүгенү сүзенә әверелде. Бу тараф исә, нәкъ менә үткән гасыр башында Исламны реформаларга, Европа мәдәниятен алырга кирәк дип йөргән җәдитчеләр аркасында милләт бетеп бара. Алар халыкны гасырлар буена тупланып килгән үзяшәешеннән аердылар, дип саныйлар, Исламга бернинди дә реформалар кирәкми, данлыклы Ишми ишан милләт сагында торучылар булганнар дип баралар. Бу хакта Вәлиулла Якупов менә нәрсә яза: "Проблема татарских "философов" в том, что они думают, что Ислам - аналогичная христианству религия с наличием такой же схоластики, как и в христианстве."

"Татарское "богоискательство и пророческий Ислам" исемле яңа китапта бу ике хәрәкәткә дә автор тарафыннан анализ ясала. Вәлиулла хәзрәт кадимчелекне дә җәдитчлекне дә бер үк агым, реформаторлар дип саный. Бары тик җәдитчелек ул мәдрәсәләрдә яңа төрле укыту методикасы тарафдарлары, ә кадимчелек иске методиканы саклап калырга тырышучылар булганнар дип саный. Бу ике хәрәкәтне бүгенге көндә яңадан торгызу, аның турында хыяллану мәгънәсезлек, хәзерге көндә татарларда гасырлар буена булып килгән Имам Әбү-Хәнифә мәзһәбендәге Исламны күтәрергә кирәк, ди автор.

Китапта шулай ук, хәзерге фән галимнәренә карата шактый гына тәнкыйть сүзләре кулланыла. Ислам белгечләре саналган һәм җәдитчелекне укыту методикасыннан бигрәк, бер дини агымга әйләндерергә маташучыларны ул дәхри галимнәр ди. Бу хакта китаптан бер өзек: "Мне иногда кажется, что это шайтан смеется над нашими татарами - светскими ученами, которые просто как бы теряют элементарную логику, когда пытаются писать об Исламе".

Вәлиулла хәэрәт, бу китабында, җэдитчелек-кадимчелекне бүген бер өлге итеп алырга маташучыларга бик кызык кына фактлар белән җавап бирә. Мәсәлән, данлыклы Иж-Буби мәдрәсәсен җәдиди булганы өчен түгел, ә дөньяви һөнәрләрне укытырга лицензиясе булмаган өчен ябалар дип яза. Һәм мондый карашлар әлеге китапта шактый күп. Кыскасы, әлеге тема белән кызыксынучылар, китапны укыгач, шактый кызыклы карашларга тап булалар.

Рәфис Җәмдихан

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.