русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

04.09.2003

«Әл-Әзһәр», ач ишекләреңне!

Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәнең ачылуына әле берничә ел гына, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә дә зур абруй яулап өлгерде ул. Биредә үз шәкертләренә төпле белем биреп кенә калмыйлар, ә дин белән кызыксынучы милләттәшләребезне җыеп, үзләрендә төрле бәйгеләр һәм бәйрәмнәр дә оештыралар. Мисал өчен, биредә ел саен уздырылучы Коръәнне сәнгатьчә итеп уку бәйгесендә төрле районнардан һәм шәһәрләрдән һәрвакыт йөздән артык кеше катнаша. Быел шундый бәйгедә 112 кеше көч сынашкан иде.

Әле данлыклы мәдрәсәдә яңа уку елы башлана. Быел бирегә яңа шәкертләр дә кабул ителде. Мәдрәсә ректоры Илдар хәзрәт Малахов тагын бер шатлыклы хәбәр әйтте. Мисырдагы күренекле «Әл-Әзһәр» университеты быел да Башкортстаннан шәкертләрне үзендә укырга кабул итү өчен квоталар бүлгән булган. Каһирәдәге абруйлы университетта уку хокукына Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәнең иң сәләтле алты шәкерте лаек булган. Илдар хәзрәт әйтүенчә, 5 сентябрьдә аларны тантаналы шартларда изге юлга озатачаклар икән. «Шәкертләрнең үзләре өчен генә түгел, ә безнең өчен дә зур дәрәҗә бу, - ди И. Малахов. - Чөнки бу - безнең мәдрәсәдәге белем бирү дәрәҗәсен күрсәтүче дәлил дә».

Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.