русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

27.08.2003

Безнең татар Коръәнне яхшы беләме?

Шушы көннәрдә Мордовия Республикасы Рамазан районы Белозерье авылында мөселманнарның Ислам дине буенча белемнәре сыналды. Өченче республика ярышлары республикадагы 15 мөселман мәхәлләсен үз тирәсенә җыйган мәҗлес кысаларында оештырылды. Бу турыда Ислам.ру сайтына МР мөселманнары Диния Нәзарәтенең мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты башлыгы Марат Сәлимов хәбәр итте.

Ярышларда һәрбер мәхәлләдән дин гыйлемен тирәнтен белүче вәкилләр катнашты. 15 командада яше дә, карты да үзара көч сынашты: Ислам югары уку йортлары студентлары төзегән сорауларга җаваплар бирде. Күбесенчә фикъх, Коръән белән хәдисләр, гакыйдәгә бәйле сораулар тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә беренче урынга Белозерье авлыннан "Әл-Рәҗәб" мәхәлләсе лаек булды.

Бәйге вакытында кайбер спорт ярышлары да узды. Анда катнашучылар йөгерү, канат тартуда осталыгын күрсәтте. Бездә дә шундый бәйгеләр күбрәк үткәрелсен иде. Мордовиядә генә түгел, Татарстан авылларында да Ислам дине буенча белемнәрен тирәнәйтсеннәр иде.

Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.