русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөселманнар сәламәт яшәү рәвеше өчен.

27.08.2003

Бу елның Россиядә сәламәтлек елы дип игълан ителүе һәрберебезгә мәгълүм. Илебез төбәкләрендә, шул исәптән республикабызда да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган чаралар күпләп үткәрелә. Әле менә күптән түгел Татарстанда Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык пляжларда уйнала торган футбол ярышлары оештырган иде. Анда Сарытаудан Ислам яшьләр үзәге дә катнашты.

Идел ярында узган бәйгедә 22 команда көч сынашты. Сарытаудан килгән команда, финалга үтеп кермәсә дә, шулай ук үзен иң оста футболчылар итеп күрсәтте. Алар киемендә Ислам символикасының балкып торуы күңелне аеруча җилкендерде.

Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.