русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Исламның дәрәҗәсен төшерү дәвам итә?

25.08.2003

Исламның дәрәҗәсен төшерү дәвам итә? Татарстанда яңа - "Илаһият дине - илаһи гүзәллек" дигән китап дөнья күрде. Аны Мисырның Вакыфлар министрлыгы белән берлектә республикабызның "Ихлас" иҗтимагый оешмасы чыгарды. Бу турыда Ислам.ру сайтына "Ихлас" җәмгыяте рәисе Ришат Хәмидуллин бәян итте.

Китапта Ислам дәрәҗәсен төшерү турында сүз бара. Шулай ук дингә кагылышлы күп төрле сорауларга җаваплар да бирелә.

"Ихлас" җәмгыяте Татарстанда Исламны пропагандалау белән шөгыльләнә. Әле яңа гына "Өммә" газетасының чираттагы санын да бастырып чыгарды. Аннан битәр, оешма төрле тематик кичәләр, очрашулар уздыра, мөселман яшьләре белән актив эш алып бара. Тиздән аның инициативасы белән «Lazzat» дигән минераль су да җитештерелә башлавы турында хәбәр биргән идек инде.

Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.