русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

25.08.2003

Питер мулласы «муштрада».

«Мөфти — агитатор һәм пропагандист» мәкаләсе белән Орхан Җәмал «Новая Газета»да язып чыккан. Әлбәттә Питерның хәйләкәр мулласы Җәгъфәр Пончаев хакимиятнең иң нык даирәләренә якын торган һәм үзенә көн дә терәк булып торганнар тәкъдим иткән кешене генә яклый - Валентина Матвиенконы.

«Дин әһелләре, муллалар, раввиннар, ламалар агитатор буларак файдалы әлбәттә. Шулай да диндарларның күбесе Аллага түгел, башка берәүгә хезмәт итү килешеп бетә микән соң, дип сорый» - дип яза Орхан Җәмал.

Ленинград мулласы Җәгъфәр Пончаев исә турыдан-туры Матвиенконы мактап сөйләгән. «Без барыбыз да беләбез, кемнән зуррак файда алып булганын - бу кеше Валентина Матвиенко», - дип ышандырган ул җыелган бабайларны һәм яшь мөселманнарны. Мондый сүзләрне хәттә рус православие чиркәве кешеләре дә сөйли алмый, сәясәткә тыкшынырга рөхсәтләре юк.

Ә Петербург мулласы исә теләсә кемне яклый һәм сәяси яктан котырта ала булып чыга. Газетага Россия мөфтиләр Шурасы Рәисе Равил Гайнетдин, Пончаевныңң шурага кермәвен әйткән, ягъни аңа дини идарә юк. Җәгъфәр Пончаев Мәскәү мөфтиенә түгел, быел «Американы җиңеп Саддамны коткарырга теләгән» Уфа мөфтиенә карый. Иш-ишеннән ерак китә алмый, шул исәптән ялагайлану, яраклашу буенча да. Тик Гыйрак белән алданганнар иде, бу юлы да ялгышып халык Матвиенко урынына Кремльне өркеткән Яковлевны сайлап куймасмы? Тик Санкт-Петербургтагы «Татарстан» якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ринат Вәлиев: «Әлбәттә Матвиенконы җиңүче итеп ясаячаклар. Моның өчен аның алдындагы барлык юлларны да чистарттылар инде. Петербургның сайлау комиссиясе рәисен дә үз кешеләренә алыштырдылар. Монда Матвиенко ун процент та тавыш җыймас, тик аңарга 65-70 процент өстәп язачаклар», - дип саный. Димәк Пончаев Уфадагы түрәсеннән аермалы буларак, бу вәзгыяттә ялгышмаган кебек.

Тик Санкт-Петербургта сайлауларга татар кандидаты да тәкъдим ителгән иде. «Сайлаулар гадел булса, үзебезнең кешене дә этәргә булыр иде. Шәһәрдә миллионга якын мөселман бар бит», - дип уйлый «Татарстан» җитәкчесе.

Ринат Вәлиевның җәмгыяте өлкә губернаторы постына татар кешесе Рашит Җаббаров өчен тавыш җыюны да оештырып караган иде. Тик Җаббаров кандидатлар арасына керә алмады. Шунысы кызык, ул керә алса аны Пончаев яклый алыр иде микән. Юк, әлбәттә.

Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.