русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

07.08.2003

Владимир Путин: Россия Ислам конференциясе оешмасына керергә тели.

Малайзия вице-премьеры Габдулла Бәдәви белән очрашуда РФ Президенты Россия Ислам Конференциясе Оешмасына керү мөмкинлеген инкарь итмәвен белдерде.

Путин әйтүенчә, беренче этапта Россия Ислам Конференциясе Оешмасына (ИКО) күзәтүче буларак керә алыр иде. Бу нисбәттән Путин Бәдваидән яклау үтенде. Малайзия вице-премьеры быелның октябрендә ИКО рәисе булып куелачак бит.

Путин Россиядә 20 миллион мөселман яши, шуңа күрә илнең ИКОга керергә теләве урынлы, дип саный.

ИКО - халыкара һәм дәүләтара оешма. Ул мөселман илләрен берләштерү, хезмәттәшлеккә тарту өчен оешкан. 2002 елдан ИКОда 57 дәүләт әгъзә булып тора.

Шулай ук Россия мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә бу берләшүдән Россия өчен файда булыр дип уйлый. Аерым алганда ул ИКОга керү Россиягә террорчылк белән көрәшүдә ярдәм итәр, - дип саный. Чөнки Малайзиянең тәҗрибәсе бу эштә бик зур.

Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.