русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

05.08.2003

Диннәргә тигез караш бармы?

Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөфтиләр Шурасы Ырымбур өлкәсе мөселманнары үзәк Диния нәзарәте, Исмәгыйль Шәнгәрәев җитәкчелегендәге Россия мәчетләр Ассоциациясе белән Мәскәүдә һәм Ырымбурның Богырыслан шәһәрендә 22-25 сентябрьдә "Күпмилләтле Россия чәчәк атуының нигезе - диннәргә тигез караш" дигән фәнни-гамәли конференция уздыра. Конференция барлык диннәргә тигез карау буенча Югары Синод указының 230 еллыгына багышлана. Конференция барышында Россиянең милли куркынычсызлыгы, Мөселманнар Диния нәзарәтенең терроризмга һәм дини экстремизмга карашы һәм башка мәсьәләләр каралачак. Җыелыш 22 сентябрьдә сәгать 10.00 "Космос" кунакханәсендә ачыла.

Ырымбур махкәмәи шәргиясенә 215 еллыгына багышланган "Идел буе һәм Урал мөселманнары: 215 ел тынычлыкка нәсихәт һәм Ватанга хезмәт итү" дигән конференциянең икенче темасы 24 сентябрь көнне Богырысланда узачак. Әлеге чара сайлаулар алдыннан уза һәм Россия милли бердәмлеген ныгытуда, милли һәм диниара татулык урнаштыруда зур роль уйнар дип көтелә.

Конференциягә РФ Президентының Идел, Көньяк, Үзәк Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкилләре, РФ Президенты хакимияте, Дәүләт Думасы, Ырымбур өлкәсе хакимияте һәм Богырыслан шәһәре башлыклары чакырылган.

Шулай ук Ырымбурда узачак чараларга да конференциядә барлык катнашучылар да киләчәк. Инде хәзер үк кунакларны кабул итү өчен әзерлек эшләре башланган. Билгеле булганча, Богырыслан, Әсәкәй районнарын Тәлгат Таҗетдин ваһһабчылык оясы дип атый. Әлеге конференциядән соң мондый шикләр югалыр һәм мөселманнарга, һәм татарларга башкача караш башланыр дип өметләнә район мөселманнары.

Конференцияне Богырысланда уздыру да юкка түгел, чөнки монда инкыйлабка кадәр үк татар җәмгыяте, мәдрәсә, мәчетләр эшләгән. Биредә билгеле дини кешеләр белем алганнар. 1990 елларда дини тормыш кабаттан күтәрелә башлады. Татар бистәсендә зур ислам комплексы төзелде. Аның өчен мәчет, мәдрәсә керә. Хәзер анарга мәдәни-агарту үзәге кушылачак.

Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.