русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Кол Шәриф мәчетенә биш тонналы люстра куелачак.

21.07.2003

"Казан Кремле"ндәге уникаль Кол Шәриф мәчетендә авырлыгы биш тонна, биеклеге биш метр булган люстра эленәчәк. Аның дизайны өстендә Казан инженер-төзелеш академиясенең милли сәнгать теориясе кафедрасы мөдире Айвар Саттаров эшли.

Люстраны алман фирмаларының берсе эшлиячәк дип фаразлана.

Кол Шәриф мәчетенең киләчәктә Ислам музее булуын исәптә тотып, ул Ислам кануннары, татар традицияләре һәм заман таләпләренә нигезләнеп бизәлә. Мәсәлән, мәчетнең төп - ир-атларның гыйбадәт кылу залында пыяла гөмбәз астына борынгы Коръән куелачак.

Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.