русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

23.06.2003

Имамнар гыйлем тулыландыра.

Республиканың иң эре мөселман-—агарту үзәкләренең берсе саналган Әлмәтнең үзәк мәчетенә бу атнада Кама аръягы, республиканың көньяк-—көнчыгышы төбәкләреннән мөхтәсибләр һәм Әлмәт районының имам—-хатыйплары җыелды. Алар өчен биредә 3 көн дәвамында Россия Ислам университеты, Казан, Чаллы, Әлмәт мөгәллимнәре дәрес бирде.

Әлмәт мөхтәсибәте һәм нефтьчеләр башкаласында урнашкан көньяк-—көнчыгыш казыяте - әлеге курсларны оештыруның инициаторлары.

Татарстан мөселманнарының Диния назәрәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый белдергәнчә, мондый очрашуның максаты, —беренчедән, заманында дини тәгълимат алмаган, ләкин шуңа да карамастан, бүген мәчет-—мәхәлләләрнең эшен тәэмин итүче өлкән бабайларыбызның, яшь имамнарыбызның белемен күтәрү, Коръәнгә, Хәдисләргә аңлатмалар бирү, имамнарны борчыган проблемаларны хәл итү, аларның фикерләрен ишетү булса, икенчедән, дин әһелләрен очраштыру, аралаштыру тәҗрибәсен кертү. Мондый курслар Арча, Балтач, Кукмара төбәкләрендә үткән инде.

Очрашу барышында шулай ук мәчет—-мәхәлләләр каршында җәйге лагерьлар оештыру, мөселман дини уку йортларына укырга керү шартлары турында да сүз булды. Госман хәзрәт билгеләп үткәнчә, быел дини гыйлем йортларына яңа таләпләр буенча кабул итәчәкләр. Шуларның берсе - —шәкертләрнең сыйфат ягына игътибарны арттыру. Ни өчен? Мөфти аңлатуынча, бүген дини уку йортларына хәрби хезмәттән качу нияте белән килүчеләр бар. Бу - бер. Икенчедән, башка өлкәләрдән, республикалардан килеп укучылар арасында мәдрәсә алыштырып йөрүчеләр очрый. Ул куылмаганмы, дингә хезмәт итү нияте белән йөриме? Без моны ачыкларга тиеш, ди Госман хәзрәт.

Җыелыш барышында шулай ук шәкертләрнең дөньяви белемнәрен күтәрү мәсьәләсе дә, ягъни 4 еллык уку курсының соңгы ике елында теләге булганнарга читтән торып дөньяви белем алу мөмкинлеге дә тикшерелде. Мондый тәҗрибә бар: Россия Ислам университетының 2 шәкерте хәзерге вакытта Казан дәүләт университетының юридик һәм журналистика факультетларында читтән торып белем ала икән.

Әлмәт,
Ләйләгөл Минаева

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.