русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Ислам наркоманиягә каршы» исемле фәнни-гамәли Конференция үтте.

19.06.2003

Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Ислам наркоманиягә каршы" дип исемләнгән фәнни-гамәли Конференция үтте. Бу Конференцияне ТҖ мөселманнары Диния Нәзарәте, Бөтендөнья мөселман яшьләре ассоциациясе һәм Рәсәй Ислам университеты оештырды.

Бүгенге көндә җир йөзенә килгән иң зур афәтләрнең берсе дулып наркомания санала. Ул - илебезнең, милләтебезнең фаҗигасе. Әлеге чирдән котылу юлы бармы? Яшьләребезне ничек ул афәттән саклап калырга?

Дәүләт җитәкчеләре һәм дини оешмалар, конфессияләр, бергә җыелып бүгенге конференциядә әлеге сорауларга җавап табарга тырышачак.

Мөфти Госман хәзрәт Исхакый Конференция башланыр алдыннан, журналистларга биргән интервьюсында "конференциянең максаты - әзгә генә булса да, милләтебезне, илебезне ул афәттән котылдыру, яшьләребезгә ярдәм итү", дип билгеләде.

Наркомания - Аллаһ тарафыннан тыелган җимеш. Тыелган җимеш татлы була дип, яшьләребез наркотикларга тартыла. Бүген дәүләт тарафыннан кылынган гамәлләр, кабул ителгән программалар беркүләмдә наркоманнарның санын киметүгә китергән. Әмма бары җәза бирү, аңлату эшләре белән генә максатка ирешеп булмый. Шуңа күрә дә Госман хәзрәт проблемадан чыгу юлын диндә, әхлакый тәрбиядә, гаиләдәге тәрбиядә, рухи чисталыкта күрә.

Конференция бик киң колачлы булыр дип көтелгән иде. Чарага республикабыз җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре, табиблар, галимнәр, киң җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Беренче котлау сүзе белән ТҖ Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева чыкты. "Наркомания - илебез, милләтебез иминлегенә куркыныч янаган афәт. Аның белән көрәшү уңай нәтиҗәне бары тик илебездә бу проблемага битараф бер генә кеше дә калмаганда гына бирәчәк. Билгеле, дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә наркомания үсү темплары беразга кимеде. Шуңа да карамастан, әле тынычланырга иртә. Бар көчләрне шул чиргә каршы көрәшүгә юнәлдерергә кирәк. Татарстан Җөмһүрияте - Рәсәйдә иң беренчеләрдән булып дәүләт дәрәҗәсендә наркомания мәсьәләсен хәл итү чараларын күрә", - диде ул үзенең чыгышында. Шунда ук Зилә ханым Татарстанда бу мәсьәләне чишүгә дини оешмаларның керткән өлешенә дә тукталып узды. Аның фикеренчә, наркомания корбанына рухи яктан сау булмаган кеше генә эләгә. Ә рухиятебезне савыктыру өчен уңай шартларны дин тудыра ала.

Конференциядә шулай ук котлау сүзе белән ТҖ Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы хокуклы вәкиле аппараты киңәшчесе Дмитрий Журавлев, Казан хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Тутаева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, мөфти Госман хәзрәт Исхакый һәм башка рәсми затлар чыкты.

Конференция барышында «кызыл җеп» булып әхлаклылык нигезләрен һәм әхлакый-ихтыяр сыйфатларны гайләдә булдырырга кирәк дигән уй йөрде.

Конференция президиумыЗилә ВәлиеваСадыкова Р.Г.

Гиззатуллин Дамир хәзрәтСулдан уңга: Ильяс хәзрәт Зиганшин, Вәлиулла хәзрәт Ягкуб, профессор Мөхәмәтшин Р.М.«Идел-хаҗ» программасын булдыручылар.

ОРТ каналы да наркомания проблемасы белән кызыксынаКазан шәһәренең мөселман хатын-кызларыДога уку.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.