русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Рәсәй Ислам университетында икенче чыгарылыш.

17.06.2003

17 июньдә Рәсәй Ислам университетында чыгарылыш бәйрәме узды. Бәйрәмдә кунак буларак ТҖ мөфтиенең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягкуб,"Ислам кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәктәп директоры һәм мөфтинең икенче урынбасары Ильяс хәзрәт Зиганшин, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең ректоры Наил Яруллин һәм Министрлар Кабинеты карамагындагы дини эшләр Шурасы рәисе Ринат Набиев бар иде.

Президиум әгъзалары

Олы юлга аяк басучы егетләрне котлап, РИУ ректоры, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый: «Сезгә без гыйлем, сабырлык, хикмәт ачкычы бирдек. Инде яңа капканы үзегезгә шуның белән ачарга туры килер. Сезне җиңел тормыш юлы көтми, әмма Аллаһының җебенә берегеп, Пәйгамбәребез үрнәгенә ияреп, халыкка хөрмәт беләп карап, аны аңлап һәм яклап эшләсәгез, авырлыклар сизелмәс», - диде. Шәкертләргә әле диплом бирелмәде. Моның өчен аларга ректор ике ел буе мәхәлләләрдә эшләп, мәдрәсәләрдә укытып алырга киңәш итә.

Министрлар Кабинеты карамагындагы дини эшләр Шурасы рәисе Ринат НабиевЧыгарылучыларның соңгы сүзе

Бу югары дини уку йортының икенче чыгарылышы инде. Биредә таләпләр бик югары, укучыларның белеменә генә түгел, әхлагына дә игътибар итәләр. Бүген аякка баскан университетта Корьән, Шәригать бүлекләре белән бергә махсус хәзерлек сыйныфы да эшли.

Истәлекле бүләкләр бирүСайдаралиев Абдулмалик Коръән укый


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.