русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

03.06.2003

Архангельск татарлары мәчет төзи башлады.

Архангельск шәһәрендә яшәүче ике меңнән артык мөселман бүгенге көндә бергәләшеп намаз уку, җомга вәгазьләренә йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм. Өлкәдә һәм шәһәрдә мәчет юклыгы бар мөселманнарны да борчуга сала.

Күптән түгел генә оешкан "Минарет" Архангельск региональ иҗтимагый оешма үзалдына шәһәрдә мәчет төзү максатын куя.

"Минарет" оешмасы шурасы рәисе Рәшид Мамедов хәбәр иткәнчә, өлкә һәм кала мөселманнары әлеге оешма нигезендә якын киләчәктә мөселман җәмгыятен төзү идеясе белән яный. Анда төрле милләт, шул исәптән татар, вәкилләре дә керәчәк. Бүген исә төрле милләт мөселманнары җәмгыятьләре аерым яши.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен "Минарет" мәчет төзү тәҗрибәсе булган мөселманнарга яңа төзеләчәк мәчет проектын җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә. Мәчет проектын, хәйрия оешмаларының адресларын brat@atknet.ruга җибәрергә мөмкин. Бу турыда Ислам.ру хәбәр итә.

Камилә Габдрахман
Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.