русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

31.05.2003

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды.

Бүген Спасс районы үзәгендә урнашкан тарихи Болгар шәһәрчегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды. Җыелышта Ульяновски, Самара, Түбән Новгород, Киров, Мәскәүдән килгән кунаклар да катнашты.

Мөфти Госман хәзрәт Исхакый: "Чит илләрдә күп йөрим, әмма үзебездә дини мөмкинлекләр булган җирне аз беләм. Шул мөмкинлекләрне табып, Болгар бабаларыбыз намусына тап төшермичә эшләүегез өчен рәхмәт Сезгә, хөрмәтле мөхтәсибләр", - диде.

Килгән кунакларны котларга дип килгән Спасс районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев үзенең иртән телефоннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән сөйләшкәнен һәм республика башлыгының аларны сәламләве турында җиткерде. "Бары яхшы кешеләр килгәндә генә яңгыр ява ул", - дип әйтте Минтимер Шәймиев. Авыл халкына яңгыр бик кирәк. Сез шулай күбрәк килегез", - дип шаяртты район башлыгы.

Җыелыш башлангач мөфти Госман хәзрәт Исхакый Нәзарәт эшләгән эшләр турында сөйләде. Шулай ук ул мөхтәсибләрне дини белем бирүдә, халык белән эшләүдә активрак булырга чакырды. Мөфтинең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб исә районнардан килгән вәкилләргә яңа Җир кодексы турында сөйләде. Кодекс нигезендә мәхәлләләрнең һәм мәчетләрнең җире турында сөйләшенде.

Шулай ук динчеләр җирле мәхәллә кешеләре һәм килгән кунаклар Болгар шәһәрендә яңа салынган мәчеттә (тыюлыктан читәге) җомга намазы укыдылар. Ил-көннәр тынычлыгы, моннан шәһит киткәннәрнең рухы өчен дога кылынды. Тарихи тыюлык хезмәткәрләре кунаклар өчен хәрабәләр һәм яңадан төзелә башлаган манара янында экскурсия үткәрде.

Amil NUR
Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.