русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә Ислам көне билгеләп үтелә.

29.05.2003

Бүген Мәскәүдә Ислам көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәрнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә "С верой, надеждой, любовью в третье тысячелетие" дип исемләнгән күргәзмәне ачу тантанасы үтә.

Күргәзмә оештыручысы булган Россия Мөфтиләр Шурасы бар дин кардәшләрен әлеге күргәзмә белән танышырга чакыра. Бәйрәм кызыклы эчтәлекле, бай мәдәни программа белән үрелеп бара.

Бүген сәгать унда кунаклар "Харун Яхья" оешмасы тәкъдим иткән "Ислам - дөньяны балкыткан нур" дигән фильмны карады. 11 сәгатьтә "Ислам - яшәү рәвеше" дигән темага "түгәрәк өстәл" башланды. 14 сәгатькә кадәр балалар иҗат коллективлары дини темаларга чыгышлар ясый.

Көндезге сәгать икедә кунакларга мөселман хатын-кызлары киемнәре күрсәтеләчәк. Бүген шулай ук мөселман масс-медиаларын - "Голос Россия" каналында чыга торган "Исламская волна" радиотапшыруы, "islaminfo.ru", "ansar.ru", "islam.ru. сайтлары, "Мусульманский вестник", "Читай" газеталары тәкъдир итүе дә булачак. Күргәзмә белән танышырга килгән халыкка Ислам турындагы китапларны да тәкъдим итәчәкләр.

Кичке алтыга хәтле "Россия мөселманнары" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Ислам һәм сәясәт" темага "түгәрәк өстәл" артында фикер алышачак.

Камилә ГАБДРАХМАН

Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.