русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөселман журналистлары берләште.

27.05.2003

Күптән түгел генә Мәскәүдәге Россия Мөфтиләр Шурасы резиденциясендә мөселман газеталары мөхәррирләре киңәшмә уздырды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары, сәясәтчеләр, танылган җурналистлар да катнашты. Әлеге чарага татар газеталары мөхәррирләре дә чакырылган иде.

Киңәшмәдә Россиядә Ислам дине, толерантлыкны тәрбияләү, динне террорчылык һәм экстремизм белән бәйләүчеләргә каршылык күрсәтү кебек мәсьәләләр каралды. Котлау сүзе белән Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин чыкты. Җыелыш азагында Россия Журналистлар берлеге каршында мөселман җурналистлары берлеген төзү турында карар чыгарылды. Россия журналистлар берлеге рәисе В.Богданов та бу идеяне хуплап каршылады. Тиздән мөселман журналистлары берлеге әгъзаларына әгъзалык билетлары тапшырылачак.

Киңәшмәдә оешманың Президиумы һәм Шура составы да сайланды. Президиумга күренекле сәясәтчеләр, журналистлар керде. Алар арасында Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохова да бар иде.

Берлек рәисе булып танылган галим, "Все об Исламе" газетасы мөхәррире Али Вячеслав Полосин сайланды. Җаваплы сәркатип булып Россия Мөфтиләр Шурасының матбугат сәркатибе Радик Әмиров билгеләнде.

Җыелышта мөселман журналистлары этикасы Кодексы да кабул ителде. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә үзеннән зур өлешне "Россия патриотлары берлеге" Ауразия фиркасе кертте.

Фәрит Ногман

Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.