русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яшел Үзән районы мәчетләре

  • Яшел Үзән шәһәренең мәчете
  • Октябрьский поселогы мәчете
  • Норлат авылы мәчете

    Яшел Үзән шәһәренең мәчете

    Волгоград ур., 48

    28,75 KbБу мәчет 1980-1981 елларда төзелгән. Мәчет турыпочмаклы участок уртасында урнашкан һәм аны ике өлешкә — көнбатыш (хуҗалык мәнфәгатьләре өчен) вә көнчыгыш (мәхәллә кешеләре өчен) бүлә. Җир өстендәге манара мәчетнең көнбатыш ягында куелган. Гыйбадәтханәнең төп бинасы (ике залы белән бергә) дүрткыеклы түбә белән капланган. Көнбатыш һәм көнчыгыш якларында ике янкорма төзелгән. Бинаның көнбатыш өлешендә мәчет хезмәткәрләре өчен керү корылмасы һәм хуҗалык алып бару өчен төрле бүлмәләр урнашкан. Мәхәллә кешеләре өчен керү көнчыгыш янкормасында эшләнгән. Ике залны тоташтыра торган холга вестибюльдән керергә була. Мәчетнең көньяк диварына михрабның ярымтүгәрәк һәм ярымгөмбәз белән очланган чыгынтысы орынып тора. Мәчетнең кирпеч диварлары дүртпочмаклы таш плитәләр белән тышланган. Кәрнизне декоратив элементларының биш рәте бизи. Бинаның почмаклары руст белән эшләнгән. Көньяк фасадында кирпечләр ярдәмендә дини эчтәлекле гарәб язулары төзелгән. Көньягыннан көнбатыш янкорма белән дүртяруслы сигезкырлы манара тоташа. Манара кызыл кирпечләрдән, баскычлы яруслар формасында эшләнгән. Манараның кәүсәсендә урнашкан бормалы баскыч азанчының фонаренә менгезә. Манара тоткашан гөмбәз белән очлана.Заллар диварлары штукатурланган һәм буялган. Гипста кисеп ясалган бизәкләр үсемлек орнаментыннан гыйбарәт һәм михраб куышы белән тәрәзәләрне чорнап ала. Яшел Үзән мәчете хәзерге мөселман төзү сәнгатенең бер үрнәге булып тора.Манара куелышы традицион түгел. Фасадлар һәм интерьер эшләнешендә, аларның композициясендә милли романтик аһәңнәре сизелә.

    Октябрьский поселогы мәчете

    12,45 Kb

    Тимер юл янында, ачык участокта, “Обсерватория” тукталышы платформасы белән янәшә урнашкан. Бер заллы, манарасы керү өстендә куелган мәчетләрдән санала. Ике катлы бинасы кирпечтән, “Г” хәрефе рәвешендә төзелгән. Төньягында дүрт яруслы манара куелган. Гыйбадәт залы уң якта, манара белән бер күчәрендә урнашкан. Мәчеткә керү корылмасы манара нигезендә ясалган. Манара баскычына чорманың көньягыннан, ике кыеклы түбә белән капланган кирпеч коридор буенча чыгарга була. Фасадлар традицион стильдә эшләнгән.

     

     

    Норлат авылы мәчете

    Бу мәчет 1991-1994 елларда төзелгән. Мәчет урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Ике заллы, җир өстендәге манарасы булган мәчетләр типына керә. Ике зал анфилад рәвешендә урнашкан. Вестибюль белән тамбурлары да бар. Мәчет бинасы бер катлы, кирпечтән төзелгән, икенче зал ике яктан да бераз чыгып тора. Өч яруслы манара төньягында урнашкан. Мәчеткә төньяк-көнбатыш ягыннан, манараның аскы ярусында урнашкан тамбур аша керәләр. Вестибюль манара белән залларын тоташтыра, аның көнчыгыш ягында ике өстәмә ишеге бар.

    Мәчетнең бөтен бүлмәләре жәя сыман тәрәзәләр ярдәмендә яктыртыла. Кызыл кирпечле диварлар ажурлы фриз һәм акташ сызыклары белән бизәлгән. Манараның беренче ярус кырларында өчпочмак белән очланган яссы уемнар үсемлек орнаменты белән бизәлгән. Ошбу мәчет — традицион стильдә эшләнгән, фасадларында декоратив бизәлеше булган хәзерге татар-мөселман архитектурасының бер үрнәге.


     

  • ©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
      Диния Нәзарәте, 2002
     
    Сайт создан в компании
    «Экспресс-Интернет», 2002.
    Работает под управлением
    Express-Web.