русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Зәй районы мәчетләре

Югары Пәнәче авылы мәчете

21,1 Kb

Мәчет 1897 елда бай крестьян Габделманнан хаҗи акчасына төзелә.

Мәчетнең ике катлы кирпеч бинасы ачык мәйданда, утар корылмалары эчендә урнашкан. Ике заллы, манарасы түбә уртасында куелган мәчетләр типына керә.Туры почмаклы бинаның түбәнрәк урнашкан беренче этажы хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән һәм көнбатыш ягыннан ярым цокольле (цоколь — стенаның тышка чыгып торган аскы өлеше) бинага күчә торган була. Мәчеткә керү корылмасы төньягында эшләнгән. Көнбатыш фасадына соңрак вакытта тактадан ясалган янкорма орынып тора. Мәчетнең төп катында анфиладлы заллар урнашкан. Фасадларның почмаклары һәм залара стенасы аскы өлешләрендә биек түгел баскычлы контрфорсларга күчә торган калаклар белән бизәлгән. Залара калын диварга таянган манара совет чорында җимерелә. Мәчет фасадлары классик юнәлешендәге эклектик стилендә эшләнгән.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.