русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Биектау районы мәчетләре

Айбаш авылы мәчете

30,5 Kb

Бу мәчет 1910 белән 1917 еллар арасында төзелгән. Авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Бинасы агач, биек, туры почмаклы, бер катлы. Аскы өе дә бар. Мәчеткә көнбатыш ягыннан керәләр. Вестибюльдән төп этажга, анфилад рәвешендә тоташкан гыйбадәт залларына баскыч менә. Тагын бер тар баскыч вестибюльдән чормага һәм төзек ике яруслы манарага күтәрелә.

Мәчетнең бура диварлары такта белән тышланган. Диварларның почмак белән чыгынтылары калаклар белән эшкәртелгән. Совет чорында мәчетнең бинасы клуб вазифасын башкарган, шуңа күрә залара аркылы дивар җимерелгән булган.

Ошбу гыйбадәтханә классик юнәлешендәге эклектик стилендә эшләнгән. Фасадлары гади генә бизәлгән, манара пропорцияләре нәфис, матур сайлап алынган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.