русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Югары Ослан районы мәчетләре

Кызыл Байрак поселогы мәчете

9,85 KbАрхитекторлар Т.М.Агишев, И.Н.Агишева, О.Н.Авксентьева һәм конструктор В.А.Абрамов проекты буенча 1996-1997 елларда төзелгән. Бинасы ике катлы, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корымалары белән аерым гыйбадәт заллары бар. Төньягында ике манара куелган. Мәчеткә хатын-кызлар көнчыгыш фасадыннан, ирләр — төньяк фасадыннан керәләр. Вестибюльләрдә икенче катка алып бара торган баскычлар ясалган, тәһарәт бүлмәләре, хезмәткәрләр өчен бүлмәләр, бәдрәфләр янәшәдә генә урнашкан. Бинаның диагональ күчәре буенча, төп керү корылмасы каршында хатын-кызлар өчен кече зал урнашкан, аңа ирләр вестибюленнән керергә була. Симметрик рәвешендә урнашкан ян баскычлары буенча икенче кат холына һәм алты кырлы төп гыйбадәт залына керергә була. Зал дүрткырлы чатыр белән капланган, ул чатырның кечкенә чатыр астындагы сигез кырлы яктырткычы бар. Вестибюльдән манараларга менәргә була. Бормалы баскыч буенча беренче ярустан манараның сигез кырлы кәүсәсеннән азанчының фонаре һәм түгәрәк балконына менәләр.

Ошбу гыйбадәтханә үрнәгендә кайчандыр татарларда таралган булган ике манаралы мәчетләр типы кайтарылган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.