русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Теләче районы мәчетләре

Теләче авылы мәчете10,1 Kb

Мәчетнең кирпеч бинасы 1995 елда расланылган һәм архитектор Р.В. Билялов проекты буенча 1997 елда төзелгән.

Бинасы бер катлы, ике заллы, цокольле этажы бар. Манарасы төньягында куелган. Ике җидекырлы зал анфилад рәвешендә тоташкан. Турыпочмаклы вестибюль беренче залның төньяк-көнчыгыш кырына орына. Манарасы өч яруслы. Мәчеткә көньяк-көнчыгыш ягыннан керәләр. Вестибюльдән беренче гыйбадәт залына керергә була, ул зал анфилад рәвешендә төп гыйбадәт залы белән тоташа.

Төп залда биш кырлы михраб куышы ясалган. Төп залның түбәсе сырлы чатыр белән очлана. Вестибюльнең төньяк почмагында цокольле этажга алыпбара торган баскыч ясалган. Цокольле этажның планировкасы төп этажныкы кебек. Вестибюльдә хезмәткәрләр өчен бүлмәләр дә урнашкан. Хатын-кызлар өчен һәм мәдрәсә шәкертләре өчен бүлмәләр каралган. Төп этажның вестибюлендә урнашкан баскыч манарага менә. Ошбу гыйбадәтханәнең заллары аерым чатырлар белән очлана. Манараның күчәре буенча куелышы гомум традицияне чагылдыра. Вестибюль асимметрик рәвешендә корылган.

 

©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.