русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңачишмә районы мәчетләре

 Зирекле авылы мәчете18,85 Kb

Мәчет 1903 елның сентябрендә Казан губерна идарәсе расланган проект буенча 1905 елда төзелә. Беркатлы турыпочмаклы таш мәчет ике заллы, манарасы түбәдә булган гыйбадәтханәләр типына керә.Бинаның буй күчәре буенча вестибюль белән ике зал урнашкан. Мәчеткә керү корылмасы төньягында булган. Көньяк фасадында киң, ярымтүгәрәк михраб чыгынтысы корылган. Мәчет стеналары аз гына юнып алынган известьташтан төзелгән. Совет чорында мәчет манарасы җимерелә. Михрабның түбә формасы да үзгәртелгән булса кирәк, чөнки проектта күрсәтелгән конуслы түбә урынына почмаклары ике якка да чыга торган турыпочмаклы ике кыеклы түбә пәйда була. Соңгы реконструкция вакытында төньяк фасадына вестибюльне киңәйтә торган кирпеч янкорма кушып төзелә. Хәзерге вакытта мәчеткә көнбатыш ягыннан керәләр. Ике яруслы агач манара тубә уртасында яңадан бастырылган. Фасадлар эшләнешендә классик архитектура элементлары да файдаланылган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.