русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Саба районы мәчетләре

 

Байлар Сабасы авылының Беренче җәмигъ мәчете24,8 Kb

Беренче гильдияле Казан сәүдәгәре Габделкәрим Габдрәшит улы Юнысов (1859 елда үлгән) акчасына билгесез архитектор проекты буенча 1841 елда төзелгән. XIX гасырда ошбу мәхәлләдә Сәйфетдин бин Абүбәкер (1825 елда үлгән), имам-хатыйб элеккеге мәчете булган һәм Габделгалләм бин Габделкадыйр аш-Шәрәфи (1876 елда үлгән) кебек күренекле дин белгечләре һәм вәгазьчеләр имам-хатыйб вазифасын башкарганнар. 1902 елдан Мөхәммәтвәли Юнус улы Сагитов (1865 елда туган) имам-хатыйб вазыфасын башкарган.

Мәчет бинасы кирпечтән төзелгән, ике катлы, ике заллы, манарасы түбә уртасында. Калын аркылы дивар мәчет бинасын дүрт өлешкә бүлә. Беренче кат кибет, амбарлар өчен көйләнгән һәм тәре рәвешле гөмбәзләр белән капланган. Икенче катта анфилад рәвешендә вестибюль белән ике гыйбадәт залы урнашкан, аларны бүлә торган калын аркылы диварда манарага менә торган тар баскыч ясалган. Көньяк фасадында ике кыеклы түбә белән капланган турыпочмаклы михраб чыгынтысы күренә. 1930 елларда манара белән икенче кат гөмбәзләре җимерелә. 1995 елда мәчет реставрацияләнә, манарасы да кайтарыла.

Мәчетнең өч яруслы, сигез кырлы, чатыр белән очланган манарасы калын аркылы диварда, түбә уртасында күтәрелгән. Манара буй фасадлары күчәре буенча куелган. Буй фасадларының урта өлеше өчпочмаклы фронтоны булган дүрт пилястр-лы портигы белән бизәлгән. Ошбу гыйбадәтханә кырыс классицизм белән традицион стиле кушылган чагыштырмача аз очрый торган татар мәчетләре рәтенә керә. Шуны да әйтергә кирек, әлеге мәчет Казанда XIX гасыр башында төзелгән “Иске Таш”, Гали, Арча районының Ташкичү авылы мәчетләренә охшатып салынган.

Сатыш авылы мәчете10,47 Kb

Кирпечтән салынган бер катлы, бер заллы, манарасы түбәсендә булган ошбу мәчеткә көнчыгыш ягыннан керәләр. Гыйбадәтзал белән вестибюльне аера торган диварга агач, ике яруслы тимер белән тышланган манара куелган.

Хәзерге вакытта традицион стильдә төзелгән мәчетләр сафына керә.

Сатыш авылы мәдрәсәсе

XIX гасыр азагы — XX гасыр башында төзелгән. Шул чорның иң эре ислам рухани уку йортларыннан саналган. Мәхәллә имамнары җитәкчелек иткән мәдрәсәдә ЗООдән артык шәкерт укыган;

XIX гасыр уртасында мәхәллә рухание булып 1864 елда билгеләнелгән Мөбәрәкша Яруллин эшләгән. Икенче мулла Мөхәммәт Мөхәм-мәтгалиевнең (1872 ел указы белән билгеләнгән) улы Гәбдрәхимгәмәхәлләнең имам-ха-тыйбы вә мәдрәсәнең мөдәррисе вазифалары йөкләнгән булган. Мәдрәсә бинасы татар торак йорты сыманрак — үзәктә кәҗәнкәсе һәм аның ике ягында да көйләнгән зур, яхшы яктыртылган уку бүлмәләре белән салынган. Фасадлар эшләнешендә классцизим архитектурасы белән татар халык төзү сәнгате алымнары күзәтелә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.