русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Балык бистәсе районы мәчетләре

Олы Елга авылы Беренче җәмигъ мәчете12,62 Kb

Мәчет 1879 елның 10 августында Казан губерна идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелә. Елганың текә ярында, Казан белән Балык Бистәсен тоташтыра торган юл өстендә урнашкан. Бинасы беркатлы, ике заллы, вестибюльле, түбәдәге манарасы белән. Антресольле мәчетләр типына керә. Манарасы ике яруслы, биек чатыр белән очлана.

Мәчетнең аскы өе (подклеть) төп бинада урнашкан була. Гыйбадәтханәгә керү корылмасы көньягында эшләнгән, аның консольле борыслы диварларына ике кыеклы түбә белән капланган, пыяла куелган веранда таянып тора.

Беренче зал ишегенең уң ягында дүрт колонналы антресольгә менә торган баскыч урнашкан. Ике кыеклы түбә белән капланган, консольле, туры почмаклы михраб мәчетнең гыйбадәт залы белән ярымтүгәрәк арка аша тоташа.

Вестибюльдән манарага тар баскыч менә. Буралы бинаның стеналары такта белән тышланган. Фасадларның эшләнешендә халык төзү сәнгате белән классицизм архитектурасы алымнары (элементлары) кушылган.

Совет чорында мәчет бинасы клуб, амбар һәм башка шундыйрак объект сыйфатында эксплуатацияләнгән. 1990 еллар башында мәчет ремонтлана һәм дин тотучылар өчен ачыла.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.