русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Норлат районы мәчетләре

  • Кәкре Атау авылы мәчете
  • Кизләу авылы мәчете
  • Бикүле авылы Өченче җәмигъ мәчете
  • Норлат шәһәренең мәчете

    Кәкре Атау авылы мәчете26,25 Kb

    Мәчет 1889-1890 елларда төзелә. Мәчетнең беркатлы агач бинасы аерым, киртәләп алынган бер участокта, утарның (усадьбаның) беркатлы корылмалары эчендә урнашкан. Ике зал белән түбәдә манарасы булган мәчетләр типына керә. Мәчет бинасы — алтыпочмаклы, гыйбадәт заллары — анфиладлы. Төньягында мәчеткә керер өчен өй алды (кәҗәнкә) корылган. Сигез кырлы ике яруслы манара үзәк күчәреннән кәҗәнкә ягына бераз күчерелгән. Манараның аскы тоташ ярусында азанчының фонаренә хәтле менә торган бормалы баскыч урнашкан. 1990-х елларның ахырында бураның стеналары кирпеч белән тышланган. Бу гыйбадәтханә — типик татар мәчетенең бер үрнәге. Аның

    архитектурасы азрак җәеп салынган кебек күренсә дә, төз манарасы бинага билгеле бер дәрәҗәдә өрфия җиңеллеге, нәфислеге чалымнарын биреп тора. Мәчет эшләнешендә классицизм архитектурасы белән татар декоратив-кулланма сәнгате алымнары файдаланылган булган.

     

     

    Кизләу авылы мәчете24,42 Kb

    Мәчет XIX гасыр азагы - ХХ гасыр башларында төзелгән. Гыйбадәтханә авылның көньяк-көнчыгыш өлешендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Ике заллы, манарасы түбәдә булган мәчетләр типына керә. Беркатлы агач бинасы ике кыеклы түбә белән капланган. Күтәртелгән аскы өе бар. Вестибюль мәчетнең төньягында ясалган. Вестибюльнең эчке баскычы мәчетнең залларына менә. Аскы өйгә ике яктан керергә була: вестибюль баскычы астыннан һәм мәчетнең көнчыгыш фасадыннан. Вестибюль белән кече һәм төп заллар анфилад рәвешендә тоташа. Төп залның көньяк стенасында профильләштерелгән аркалы михраб ясалган. Тышкы яктан ул икекыеклы түбә белән капланган турыпочмаклы чыгынтысы формасында эшләнгән. Залара диварына ике яруслы, сигезкырлы, чатырсыман очланган манара таянып тора. Манараның тоташ кәүсәсендә урнашкан бормалы баскыч азанчының фонарена хәтле менә. Мәчетнең нарат бурасы такта белән тышланган.

    Мәчетнең дәверләрдә чыныккан традицион композиция эшләнеше пропорцияләрнең төзлеге, матурлыгы белән аерылып тора. Агач төзү сәнгатенең форма һәм конструкцияләренә биредә классицизм элементлары да өстәлә.

     Бикүле авылы Өченче җәмигъ мәчете23,9 Kb

    Бу мәчет 1905-1906 елларда төзелә. Мәчет авыл үзәгендә, күлнең сул ярында урнашкан, ике заллы, манарасы түбәдә булган гыйбадәтханәләр типына керә. Мәчет бинасы нигездә төрле зурлыктагы өч өлештән — аерым ике кыеклы түбәләр белән капланган вестибюль, кече һәм төп залларыннан һәм михрабтан тора. Бинаның көньяк фасады ягында ике кыеклы түбә белән капланган, ике терәккә таянган балкон белән мәчеткә керү корылмалары эшләнгән. Эчке баскыч белән вестибюльгә, аннан — чорма белән манарага менеп була. Михраб уемы (куышы) төп зал белән ярым түгәрәк арка ярдәмендә тоташа.

    Манара залара диварга таяна, шуңа күрәдер үзәк күчәреннән аз гына төньяккарак күчерелгән. Манараның аскы ике ярусларында азанчы фонаренә менә торган баскыч урнашкан.

    Мәчетнең төньяк һәм көньяк күренешендә бина корылмалары баскыч рәвешле “үсүе” сәбәпледер, ниндидер эчке динамика сизелә. Ул тәэсирне күккә “кадалган” манараның ярымай утыртылган чатыр очы көчәйтә.

    Мәчет төзелешендә традицион татар агач төзү сәнгате белән классицизмның шәһәр архитектурасы алымнары кушылган.

    Норлат шәһәренең мәчете

    Архитектор Р.В.Билалов проекты буенча 1988 елда төзелгән.11,68 Kb

    Норлат җәмигъ мәчете тимерюлчылар поселогында, Комсомольская һәм Суворов урамнары кисешкән җирдә, урам сызыгына ян белән урнашкан.

    Мәчетнең кирпечтән тозелгән бинасы икекатлы һәм турыпочмаклы. Гыйбадәтханә катлаулы формалы түбә белән капланган. Аерым керү корылмалары һәм аерым гыйбадәт заллары (ирләр һәм хатын-кызлар өчен) кебек биналардан тыш мәчетнең почмагында, керү корылмасы өстендә манарасы куелган. Мәчеткә көнчыгыш фасадының уң почмагыннан керәләр. Манараның аскы ярусы тамбурлары аша вестибюльгә керергә була. Беренче этажның төньягында кунаклар өчен һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан, көньягында — хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы. Икенче этажда ирләр өчен ике гыйбадәт залы бар. Бинаның төньяк-көнчыгыш почмагында ике яруслы, сигез кырлы манарага менгезә торган баскыч урнашкан. Манараның тимер каркасы алюминий белән тышланган. Мәчет бинасы силикат кирпечтән салынган, почмаклары һәм тәрәзә кырыйлары кызыл кирпеч белән эшләнгән. Михрабның көнчыгыш фасадында кызыл кирпеч белән мәчет салу датасы “язылган” -1988. Интерьер хәзерге заманча эшләнгән, декорсыз. Норлат мәчете — хәзерге татар-мөселман архитектурасының үрнәге. Манарасы асимметрик рәвештә куелган. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт заллары эшләнгән.


  • ©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
      Диния Нәзарәте, 2002
     
    Сайт создан в компании
    «Экспресс-Интернет», 2002.
    Работает под управлением
    Express-Web.