русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Нижнекамск шәһәренең мәчетләре

  • Ташлык авылы мәчете
  • Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете 
  • Түбән Уратма авылы мәчете 

    Ташлык авылы мәчете

    21,78 KbБу мәчет 1922 елда төзелгән. Мәчет авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдәге мәйданында урнашкан. Ике заллы, манарасы түбәсендә куелган. Манараның үзенчәлеге — мәчетнең үзәк күчәреннән төньяк фасадына якынрак күчереше.

    Турыпочмаклы, ике кыеклы түбә белән капланган мәчет гадәт буенча ике аркылы дивар белән өч булмәгә бүленгән. Гыйбадәтханәгә вестибюльнең төньягыннан керәләр. Вестибюльдә чорма белән манарага менә торган баскыч ясалган. Көньяк тоташ торецында аерым икекыеклы түбә белән капланган михрабның туры почмаклы чыгынтысы күренә. Мәчет манарасы кызык эшләнгән: ул азанчының түгәрәк балконлы ике фонаренә ия. Биек төзек чатыры астындагы өч яруслы манара беренче зал өстендә тора. Беренче ярусның тоташ дүрткырлык икенче ярусның сигезкырлык (восьмерик) чорнап ала торган дүртпочмаклы балконны тота. Өченче ярусның сигез кырлы балконы, икенче ярус балконы кебек, сырлы койма белән киртәләп алынган. Өченче ярусны зур өчбаскычлы кәрниз тәмамлый. Манараның фризләре һәм төп бина тәрәзәләре йөзлек-ләренең кәрниз асты яссылыклары ябыштырылган үсемлек орнаментлы сыртлы декоры белән бизәлгән. Мәчет бинасына кәрнизне тота торган кыек сызыклы кронштейннар тезмәсе дә бик килешә.

    Ошбу гыйбадәтханә манараның асимметрик куелышы һәм ике түгәрәк азанчы балконы белән аерыла. Мәчетнең бизәлешендә классицизм архитектурасы һәм татар декоратив сәнгате алымнары күзәтелә.

     Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете

    12,61 KbМәчет Архитекторлар Р.И.Макуев һәм Ф.Т.Ханов проекты буенча 1989-1996 елларда эшләнгән. Мәчет ачык мәйданда, биек йортлар арасында урнашкан. Заманча эшләнгән, композициясе традицион булмаган гыйбадәтханәләр рәтенә керә, төгәлрәк әйтсәк, бу мәчет Татарстан җирендә заллы һәм күпманаралы гыйбадәтханәләрнең беренче үрнәге булып тора. Түбән Кама җәмигъ мәчете үрнәгендә XVI гасыр урталарыннан югалган монументаль күп манаралы гыйбадәтханә төре яңадан торгызыла башлады. Ике кат тәрәзәле һәм ике кыеклы түбә белән капланган төп залның почмакларында дүрт төзек манара куелган. Зал астында төрле мәнфәгатьләр өчен көйләнгән биналарны сыендыручы ике этаж урнашкан. Аскы цокольле этаж үзенең ярты биеклегенә җиргә күмелгән. Мәчеткә төп керү корылмалары көнбатыш вә көнчыгыш фасадларында ясалган. Вестибюльдә төп баскыч һәм гардероблар урнашкан. Вестибюльдән күзәтү залына керергә була, хезмәткәрләр бүлмәләренә урнаша. Баскыч буенча төп гыйбадәт залына менәргә була. Үзәк биналарына өстәмә керү корымалары көнбатыш вә көньяк-көнчыгыш фасадларында ясалган. Манараларның дүртпочмаклы кәүсәләрендә дүрт өлешле баскычлар урнашкан. Манараларының 32 метр биеклегендә азанчы фонаренең аркалы уемнар ясалган. Әйтүебезчә, бу мәчет заманча эшләнгән, күпманаралы монументаль гыйбадәтханә типын кайтарган корылма. Шуннан тыш, Үзәк ярдәмендә мәчет агарту-культура эшләрен дә алып бара. Мәчетнең архитектурасы Татарстанның хәзерге төзү сәнгатендә неороман-тик юнәлешен чагылдыра.

    Түбән Уратма авылы мәчете

    21,82 KbМәчет XIX гасыр азагы — XX гасыр башларында Мостафа бай исемле казан сәүдәгәре акчасына төзелгән дип уйлыйлар.

    Бу мәчетнең агач бинасы авыл үзәгендә, киртәләп алынган участокка урнашкан. Ике заллы, беркатлы, манарасы түбәдә булган гыйбадәтханәләр типына керә. Вестибюль (аңа төньягыннан керәләр) һәм заллар анфилад рәвешендә урнашкан. Көньяк фасадында ике кыеклы түбә белән капланган турыпочмаклы михраб чыгынтысы корылган. Вестибюль баскычы чорма белән манарага менә. Ике яруслы сигезкырлы манара биек чатыр сыман очлана.

    1990 нчы елларның ахырында бураның стеналары кирпеч белән тышланган. Мәчетнең традицион стилдә эшләнешен фасадларның декоратив бизәлеше баета.


  • ©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
      Диния Нәзарәте, 2002
     
    Сайт создан в компании
    «Экспресс-Интернет», 2002.
    Работает под управлением
    Express-Web.