русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яр Чаллы шәһәренең мәчетләре

“Әбүзәр” мәчете8,43 Kb 

Архитекторлар В.А.Манукян, Т.Г.Улатова, инженер-конст-руктор В.П.Евсеев проекты буенча 1993 елда төзелгән. Мәчет белән “Нуретдин” мәдрәсәсе комплексы торак йортлары арасында, ажур тимер койма белән киртәләп алынган участокта урнашкан. Гөмбәзле мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корылмалары вә аерым гыйбадәт заллары бар. Төньягында өч яруслы манарасы куелган. Мәчет композициясе яссы капланмады, турыпочмаклы корпустан; киль рәвешле, түбән урнашкан гөмбәз астындагы сигез кырлы төп залдан һәм биек нечкә чатыр астындагы өч яруслы манарасыннан гыйбарәт. Мәчетнең бинасы бер катлы. Цокольле этажы да бар. Көнбатыш һәм көнчыгыш фасадларында ирләр һәм хатын-кызлар өчен керү корылмалары ясалган. Вестибюльләр белән янәшә гардероб, тәһарәт бүлмәләре, бәдрәфләр урнашкан. Баскыч буенча хатынкызлар өчен көйләнгән квадрат залына үтәргә була. Ирләр залына бер өлешле баскыч белән менәләр.

Ике залның диварлары аша сөзәк гөмбәзне тота торган турыпочмаклы терәкләр бара. Ирләр вестибюленнән манараның бормалы баскычына чыгарга була. Ул баскыч өченче яруска, азанчының түгәрәк балконы белән чорнап алынган фонаренә менә. Манараның өскә нечкәрә торган, баскычлы-яруслы силуэты болгар архитектурасы формаларын хәтерләтә. Төп бинаның һәм манараның диварлары ал-аксыл көрән төстәге кабырчыклык белән тышланган. Кәрниз белән цоколь соры гранит белән капланган. Филенкалар (төсле сызыклар), тар тәрәзәләр, өчпочмак белән очланган уемнар, керү корылмаларының үксыман куышлары мәчеткә үзенчәлекле шәрыкъ колоритын бирә. Ошбу гыйбадәтханәнең композициясе традицион ысулларда эшләнгән. Аңа болгар архитектурасы аһәңнәре дә хас.

“Ихлас" мәчете

9,93 KbБу мәчет 1996 елдан бирле төзелә. Проектын архитектор В.А.Манукян эшләгән. Мәчет бинасы гөмбәзле, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корылмалары вә аерым заллар ясалган. Манарасы төньягында куелган. Төрле биектәге, яссы капланмады ярдәмче биналар, зал, баскыч клеткасы һәм биек манара өсләрендә корылган гөмбәзләр мәчет композициясенә аерым бер үзенчәлек бирә. Дүртпочмаклы төп бинаның беренче һәм икенче катларында хатын-кызлар һәм ирләр өчен гыйбадәт заллары көйләнгән.

 Бинаның ярым шарсыман гөмбәзе колонналар кутәрген сигезкырлы нигезендә тора. Мәчетнең биек порталлы керү корылмалары вестибюльнең көнбатыш һәм көнчыгыш фасадларында ясалган. Вестибюльнең хатын-кызлар һәм ирләр якларыннан баскычлар буенча аскы хатын-кызлар вә өске ирләр залларына үтәргә була.

 Алар белән янәшә тәһарәт бүлмәләре көйләнгән. Беренче катта хезмәткәрләр өчен һәм техник бүлмәләр урнашкан, алар вестибюльнең ирләр ягы белән баскыч аша тоташа. Манарага вестибюльнең төньяк ягыннан керәләр. Манараның нигезе бормалы баскычлы сигез кырлы кәүсәсенә күчә. Баскыч бер-берсе өстеннән урнашкан яктырткыч фонарьләренә менә. Гыйбадәтханә композициясе пост-модерн юнәлешендә, тышкы күренешендә шәрыкъ-мөселман, болгар һәм традицион татар-мөселман архитектурасы элементларын кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

“Тәүбә” мәчете

18,73 KbАрхитектор М.Басыров проекты буенча, мәхәллә кешеләре, шәһәрнең төрле оешмалары иганә иткән вә бюджеттан бүленгән акчаларына һәм шулай ук Диния Назәрәте аша килгән ислам илләре ярдәме белән 1989-1992 елларда төзелгән. Мәчет Чулман (Кама) елгасы ярында урнашкан. Мәчет территориясенә керә торган төп юл Центральная урамыннан башлана. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен мәчеткә аерым керү корылмалары ясалган. Гыйбадәтханә үзе дә ике өлешкә бүленә: ирләр вә хатын-кызларныкына.

Манарасы төньяк торецында куелган. Биек, ике як тәрәзәле төп бина күп кыеклы түбә белән капланган. Төньяктан мәчетнең төп бинасына беркатлы корпус орынып тора. Шул корпусның түбәсе урынына түшәлгән терраса ясалган, террасадан манара 36,1 Kbнигезендә корылган тамбур аша гыйбадәт залына үтәргә була. Мәчетнең керү корылмалары көнбатыш (ирләр өчен) һәм көнчыгыш (хатын-кызлар өчен) фасадларында эшләнгән. Вестибюль шудырмалы (ачылмалы) бүлеге ярдәмендә ирләр һәм хатын-кызлар якларына бүленә.

Вестибюльнең төньяк өлешендә тәһарәт бүлмәләре вә бәдрәфләр, ә көньяк өлешендә — баскыч клеткалары белән гардероб урнашкан. Шуннан ук фойега һәм 130 кешелек тамаша залына үтәргә була. Ирләрнең гыйбадәт залы ике кыеклы, михраб ягына авышрак түбә белән капланган. Төньяк фасадында, түбәнең ике кыегы арасында тоташ пыялалы төсле витражлардан ясалган уемы бар. Залның төньягында хатын-кызлар өчен балкон корылган, балконнан манараның сигезкырлы, баскычлы кәүсәсенә үтәргә була. Мәчет бинасы силикат кирпечтән төзелгән. Фасадлар аксыл төстәге известь таш плитәләре белән тышланган. Цоколь кара шомартып ялтыратылган гранит белән капланган. Мәчетнең көньягындагы фасадларын дүрт метр биеклегендә Коръән китабыннан өзекләр сыйдырган детальләр бизи. Интерьерның өске өлеше медальоннар, ак мәрмәр, үсемлек орнаменты белән бизәлгән. Михрабның куышы Коръән язулары сызылган кара мәрмәр белән түшәлгән.

Традицион чатыр капланмаларын да, замана рухым да онытмаган, манарасы модерн формаларында башкарылган ошбу мәчет хәзерге татар-мөселман архитектурасының матур бер үрнәге булып тора.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.