русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Кызыл Тубәк авылы “Мулла-Әхмәт” мәчете

18,87 KbАрхитектор Ф.М.Әхмәтов проекты буенча 1996 елда төзелгән.

Мәчет киртәләп алынган участокта, йортлар арасында урнашкан. Бинасы беркатлы, берзаллы, вестибюльле, манарасы - түбәдә. Турыпочмаклы бинага көнбатыш ягыннан киль рәвешле түбә белән капланган керү корылмасы орынып тора. Мәчетнең көньяк фасадында күп кыеклы түбә белән капланган баскычлы михраб чыгынтысы күренә. Зал белән вестибюль ике кыеклы түбәләр белән капланган. Ул түбәләр кисешкән җирдә ике яруслы сигез кырлы манара куелган. Манарага менә торган тар баскыч вестибюльдә урнашкан.

Мәчетнең үзенчәлекле колориты манараның, михрабның, керү тамбурының, почмак калакларының һәм кәрнизләрнең, тәрәзәләренең йөзлекләре терракот төсе белән төп бинаның ак кирпечле диварлары арасында булган контраст уенында нигезләнгән. Манараның зөбәрҗәт төсле чатыры әллә кайдан балкып тора. Мәчетнең тимер түбәсе, манара балконының киртәсе һәм ике шарга куелган ярым айлар кемеш йөгертелгәнгәдер композициягә ниндидер берләштерү төсен бирә.

Ошбу гыйбадәтханә нигездә традицион стильдә эшләнгән, тышкы формаларының контраст колориты белән ул якын тирә салынган йорт-корылмалардан нык аерыла.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.