русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Минзәлә шәһәре мәчете

Ленин ур.31,21 Kb

Бу мәчет 1910 елда төзелгән. Гыйбадәтханә корылмасының рәсми ачылышы 1911 елның 26 октябрендә булган. Төзелеш Минзәлә земствосының инженер-технолог Г. Кутьянов күзәтүе астында барган.

Мәчет шәһәр үзәгендә урнашкан. Түбәсендә куелган манарасы соңрак җимерелгән булса кирәк. Әүвәл ошбу гыйбадәтханә ике заллы, ике як тәрәзәле, антресольле булган дип уйларга нигез бар. Ике катлы, таш, турыпочмаклы бинаның буй күчәре буенча баскычлы вестибюле урнашкан булган, аннан антресольле этажга һәм ике залга менгәннәр. Заллар белән вестибюль анфилад рәвешендә тоташкан. Көньяк диварында ике кыеклы түбә белән капланган михрабның турыпочмаклы чыгынтысы күренә. Мәчетнең ике кыеклы түбәсе кирпеч фронтоннарының ярымтүгәрәк чорма уемнары бар. Фасадларның декоратив эшләнеше кызыл кирпечле шома диварлары белән ак ташлы сырлы детальләр контрастында нигезләнгән. Әлеге ак ташлы детальләр фасад һәм фронтоннарның сталактит кәрнизләре, ярым түгәрәк тәрәзә өстендәге “балкышы”, йөзлекләрне киң чорнап алуы һәм очландыруы, икенче этаж декоратив пилястрлары вә беренче этаж тәрәзәләре аралыклары эшләнде кебек архитектура алымнарында күренә.

Антресольле этажны алыштырган һәм матчалар буенча эшләнгән этажара агач түшәмә 1930 елларда, бина реконструкциясе вакытында пәйда булгандыр. Ошбу гыйбадәтханә милли романтик юнәлешендәге эклектик стилендә эшләнгән. 1990 елларның ахырында өчяруслы кирпеч манара керу өлеше өстендә күтәрелгән. Фасадларның декоратив эшләнешендә татар халык төзү сәнгате белән классицизм архитектурасы элементлары файдалынган. Сталактит кәрнизләр, кайбер детальләрне ачыграк итеп “сызып” чыгуларында шәрыкъ аһәңнәре дә сизелә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.