русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Дусай-Кичү авылы мәчете

12,15 Kb

Бу мәчет 1902 елда төзелә. Гыйбадәтханәнең беркатлы агач бинасы ачык җирдә, күл кырыенда урнашкан, ике заллы, манарасы түбәдә булган мәчетләр сафына керә. Аскы өе бераз күтәртелгән. Мәчет бинасы ике кыеклы түбә белән капланган. Аскы өйгә көнчыгыш, мәчеткә — төньяк якларыннан керәләр.

Вестибюль белән ике зал анфилад рәвешендә тоташа. Ике кыеклы түбә белән капланган, консольле михраб чыгынтысы мәчетнең көньяк фасадына кырыс чалымнар, кальга күренеш бирә сыман. Буралы михрабны төзегендә борынгы конструктив алымы дип саналган консольле беркеткеч файдалана. Эчке баскыч вестибюльгә, аннан чорма белән манарага менә. Биек конуслы чатыр белән очланган ике яруслы сигез кырлы манара кече зал өстендә урнашкан. Манараның аскы ярусы тоташ кәүсәсендә азанчы фонаренә хәтле менә торган баскыч урнашкан.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.