русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Менделеевск шәһәренең мәчетләре

  • Татар Кокшаны авылы мәчете
  • Менделеевcк шәһәренең “Таң”мәчете

    Татар Кокшаны авылы мәчете19,77 Kb

    Бинасы 1876 елда төзелә. Хәзерге Менделеевск районы Камай авылының Беренче җәмигъ мәчете карамагында булган. Мәчет авылның төп урамында урнашкан, хәзерге вакытта сирәк очрый торган ассиметрик (мәчетнең бер почмагында куелган) манаралы мәчет типына керә. Бинасы алтыпочмаклы, беркатлы, чатыр рәвешендә эшләнгән түбәсе белән. Гыйбадәт залын тар вестибюльдән аркылы дивар аера. Залның көньяк фасадында чатырлы түбәсе астындагы михраб бинасы чыгып тора. Көнбатыш ягында керү тамбурының зур түгел бурасы корылган. Шушы буралы тамбур

    өстенә сигезкырлы, параболик гөмбәз белән очланган өч яруслы манара куелган. Манараның сигез кырлы өлеше аның биек чатырлы түбә белән капланган аскы ярусыннан чыгып “үсә”. Манараның икенче һәм өченче ярусларын як-якларга нык чыга торган кәрниз аера. Баштарак бу кәрниз өчпочмаклы сырлы кронштейн ярдәмендә өченче ярустагы балконын күтәреп торган. Балконның киртә-коймасы сакланмаган.

    Мәчет бурасы нарат бүрәнәләреннән җыелган. Мәчетнең традицион кәрнизе юк. Түбәнең як-якларга нык чыга торган өлеше такта белән тышланып стенага карата почмак белән урнашып кала. Мәчет интерьерлары сакланмаган. Мәчет манарасының ассиметрик куелышы, аның өч ягыннан биек чатырлы түбә белән чорналуы, кәрнизләрнең як-якларга нык чыгулары, тышланмаган бураның рельефлы өслеге — болар бөтенесе мәчеткә үзенчәлек стиль, романтик чалымнар, матур, сәнгатьле күренеш биреп күңелне әсир итә.

     

    Менделеевcк шәһәренең “Таң”13,64 Kbмәчете

    Архитектор Ф.Р.Закиров проекты буенча 1995 елда төзелгән. Мәчет Зеленая һәм Профсоюзная урамнары кисешкән җирдә урнашкан. Бинасы ике катлы, гөмбәзле, ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корымалары вә аерым гыйбадәт заллары каралган. Төньягында җир өстендәге манара тора. Туры почмаклы бина сигез

    кырлы гөмбәз белән очлана. Манарасы өч ярустан тора. Мәчеткә манараның аскы ярусының көнбатыш һәм көнчыгыш якларыннан керәләр. Беренче этажда киң вестибюль урнашкан, аның ике ягында да ике өлешле баскычлар ясалган. Беренче катның көньяк өлешендә хатын-кызлар өчен турыпочмаклы михраблы гыйбадәт залы урнашкан. Зал белән вестибюль коридор аша тоташкан. Коридорның ике ягында да хезмәткәрләр өчен бүлмәләр көйләнгән. Икенче этажда ирләр өчен гыйбадәт залы урнашкан. Ирләр залына ишегалдыннан, балкон аша һәм берөлешле баскычтан керергә була. Манараның төньяк стенасы буенча корылган баскыч идән асты этажына төшә. Идән асты катында бәдрәфләр, техник бүлмәләр урнашкан. Мәчет биек түгел, кыеклы, сигез кырлы гөмбәзле түбә белән капланган. Гөмбәзне залда куелган дүрт квадрат багана тота. Гөмбәз астындагы залның биеклеге — 15 метр. Манараның төзелеше — баскычлы-яруслы. Мәчетнең буй фасадлары кыскыч рәвешле очланган өч яссы ризалит белән тышланган. Бина почмаклары калаклар белән эшкәртелгән, һәм һәрбер шундый почмак өстендә шардагы алтынланган ярымай белән очланган сигез кырлы гөмбәзе калкып тора.


  • ©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
      Диния Нәзарәте, 2002
     
    Сайт создан в компании
    «Экспресс-Интернет», 2002.
    Работает под управлением
    Express-Web.