русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мамадыш районы мәчетләре

Түбән Ушмы авылы Икенче җәмигъ мәчете27,94 Kb

Мәчет 1898 елның 18 маенда Казан губерна идарәсе тарафыннан расланылган проект буенча, беренче гильдияле казан сәүдәгәре Әхмәт Гали улы Хөсәинов(1837-1906)акчасына төзелә. Проект авторы - “планнарны хосусый рәвештә төзүче” Габдулла Мансуров була. Мәчет үрле-тигезле җирдә, авылның көньяк өлешендә салынган. Бер катлы таш мәчет икезаллы, түбәдә манарасы булган гыйбадәтханәләр типына керә. Мәчеткә керү корылмасы төньягында эшләнгән. Вестибюль белән ике зал анфилад рәвешендә тоташа. Хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән цокольле этажның керү корылмасы төп зал астында, көнчыгыш ягында эшләнгән. Бинаның көньягындагы тоташ биек диварына орынган ярым түгәрәк михраб чыгынтысы мәчет йөзенә кырыс чалымнар өстәп тора, бинага кальганы хәтерләткән күренеш бирә. Манара беренче зал белән вестибюль арасындагы диварга таяна.

Мәчет салучылар җирле рельеф үзенчәлеген дә оста файдалана белгәннәр. Мәсәлән, мәчетнең композицион тигезләнешенә алар манараны түбәнрәк җиргә кую юлы белән ирешеп караганнар. Мәчет фасадларының эшләнешендә классик архитектура элементлары файдаланылган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.