русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Лениногорск шәһәренең мәчетләре

Лениногорск шәһәре мәчете8,32 Kb

Архитектор М.С.Дәүләтшин проекты буенча 1995 елда төзелгән. Бу гыйбадәтханәнең бинасы ике катлы, ике заллы, манарасы торецта, төньягында куелган. Мәчетнең композициясе төрле зурлыктагы, аерым ике кыеклы түбәләр белән капланган заллар һәм вестибюль биналарыннан гыйбарәт. Манарасы — өч яруслы. Гыйбадәт заллары һәр этажда урнашкан. Мәчеткә вестибюльнең көнчыгыш фасадыннан керәләр. Керү корылмасына төньягыннан башня формасында, кырыс күренешле манара орынып тора. Манараны шарларда урнашкан ярым ай һәм ажур тимер киртәле балкон бизи. Мәчетнең кырыс, аскетик формалары фонында дүртпочмаклы һәм турыпочмаклы, өсләре өчпочмак рәвешле очлана торган тәрәзәләр күренә.

Ошбу гыйбадәтханә монументаль формалары һәм фасадларына аскетик форма бирү белән аерыла.

 

©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.