русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Лаеш районы мәчетләре

Хәерби авылы мәчете

35,22 Kb

Беренче гильдияле казан сәүдәгәре Салих Сабит улы Гобәйдуллин (1862-1935) акчасына 1908 елның май-июнендә төзелгән. Мәчет авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан.

Бинасы ике заллы, манарасы түбәдә. Бер катлы агач бина, ике кыеклы түбә белән капланган һәм традицион стильдә эшләнгән. Аның анфилад рәвешендә тоташкан өч бүлмә бар: вестибюль һәм ике гыйбадәт залы. Мәчеткә көнбатыш ягыннан керәләр.

Залара дивар өстендә чатыр белән тәмамланучы ике яруслы манара куелган. Азанчының фонаренә менә торган бормалы баскычлы сигез кырлы тоташ ярус

1991 елда үткәрелгән ремонт вакытында тимер белән тышлана. Ошбу гыйбадәтханә традицион стильдә эшләнгән, фасадлары бизәлешендә эклектик элементлары күзәтелә.

 


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.