русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Уразай авылы мәчете

33,08 Kb

Мөселман мәхәлләләренә кагылышлы рәсми мәгълүматларга караганда ошбу мәчет 1883 елда төзелә. Гыйбадәтханә авыл үзәгендә, тыкрыкларның берсендә урнашкан. Ике заллы, вестибюльле, түбәдәге манарасы булган мәчетләр типына керә.

Метр ярымга күтәртелгән аскы өй (подклеть) төрле хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән. Михрабның консольле буралы чыгынтысы икекыеклы түбә белән капланган. Мәчеткә керү корылмасы

көнчыгыш ягында эшләнгән. Вестибюльдән чорма белән манарага тар баскыч менә. Залларны, калын дивар аера, аңа таянган кечкенә бурага манара каркасын булдыру өчен сигез вертикаль терәк кисеп кертелгән. Манара кәүсәсенә сыенган бормалы баскыч азанчының фонаренә хәтле менә.

1980 еллар башында үткәрелгән ремонт вакытында бина бурасының стеналары такта белән тышлана. Биек чатырлы түбә һәм аның як-якларга нык чыгып торган тышланган кыеклары өч яруслы манара өчен ышанычлы нигез булып күренә. Мәчетнең тышкы күренешендә үзенчәлекле халык архитектурасының борынгырак чорына хас элементлар да сакланып калган.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.