русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәчкәрә авылы Икенче җәмигъ мәчете

23,46 Kb

Беренче гильдияле малмыж сәүдәгәре Исхак Муса улы Үтәмеш (1873 елда үлгән) акчасына 1872 елда төзелгән. Аның төзелешенә ул 7 мең сум акча васыять итеп калдырган.

 Мәчетнең имам-хатыблары арасында бигрәктә Әбубәкер Мохәммәтнәҗип улы Еникеев танылган булган. Вазифасын башкаруына фәрманын (указын) ул 1886 елнын 8 маенда алган. Мәчет 1930 елларның башында ябыла.

Мәчет авылның үзәк мәйданыннан һәм төп (баш) мәчетеннән ераграк урнашкан. Бинасы ике заллы, бер катлы, кирпечтән салынган, манарасы түбә уртасында куелган. Биек урнашкан аскы өе дә бар. Мәчеткә төньяк 13,86 Kbторецыннан керәләр.

Вестибюль белән ике гыйбадәт залы анфилад рәвешендә урнашкан. Төп залда турыпочмаклы михраб куышы ясалган. Совет чорында манара җимерелә, интерьерлар яңа баштан эшләнә.

Ошбу гыйбадәтханә XIX гасырдагы татар-мөселман төзү сәнгатенең типик үрнәге булып тора.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.