русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәчкәрә авылы Беренче җәмигъ мәчете

Малмыжның беренче гильдияле сәүдәгәре Габдулла бин Габделсәлам бии Үтәмеш әл-Маскарави (1832 елда үлгән) акчасына 1791 елда төзелә. Бу мәчеттә ахун Мөхәммәтрәхим бин Йосыф әл-Ашити (1818 елда үлгән), Габдулла бин Яхья әл-Чиртуши (1773-1858) кебек күренекле дин белгечләре һәм вәгазьчеләр имам Вазыйфасын башкарган.

Ике катлы кирпеч мәчет авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Эшләнеше традицион формаларында — ике залы, түбәдәге манарасы. Түбәндәгерәк урнашкан

беренче катына традицион аскы өй (подклеть) Вазыйфалары йөкләнгән була. Гыйбадәт заллары әрҗә сыман гөмбәзләре белән каплана, тирән уемнарга сыенган тәрәзәләр җәя сыман очлана. Гөмбәзләр өслеге билгеле бер формага салынган филенкалар (төсле сызыклар) һәм әвәләп ясалган розеткалар белән бизәлгән (гадәттәгечә, ул бизәлеш барокко белән татар декоратив сәнгате рухында эшләнә). Мәчет фасадларының иң әүвәлге, баштагы эшләнеше тулысыңча диярлек сакланган. Парлы тәрәзә арасында аралыклар вә почмаклар шома калаклар белән эшкәртелгән. Маскара мәчете классицизм элементлары кушылган “Петербург” бароккосы һәм татар декоратив сәнгате стилендә төзелгән. Манарасы 1930 елларда җимерелгәненә карамастан бу гыйбадәтханә зур авыл мәчетләренең матур бер үрнәге булып тора һәм ул замандагы иң яхшы шәһәр мәчетләреннән дә калышмый.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.