русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Кәчимир авылы мәчете

14,75 Kb

Мәчет 1899 елның июнендә Казан губерна идарәсе тарафыннан расланган проект буенча, икенче гильдияле Казан сәүдәгәрләре бертуган Габделкәрим (1853-1928) һәм Габделвәли Исхак уллары Юнысовлар акчасына төзелә.

Мәчет авыл үзәгендә, зур мәйданда урнашкан. Михраблы төп зал, өстәмә зал, тар вестибюль, ассимет-рик манарасы булган мәчетләр типына керә. Бинаның төньягындагы керү тамбуры өстенә куелган манара үзенең нибары 2 метр киңлеге һәм 24 метр биеклегенә күрәдер күккә озын инә сыман кадала. Тамбурның көньяк-көнбатыш почмагында чормага менә торган баскыч урнашкан, чормадан исә манараның тоташ кәүсәсе буенча бормалы баскыч белән азанчы фонаренә хәтле менәргә була. Нарат бүрәнәләреннән җыелган бура ак таш нигезенә куелган. Мәчет фасадлары эклектика стилендә, татар агач архитектурасы декоры элементларын файдаланып эшләнгән.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.