русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Кабан арты мәчете

Казан, Такташ ур., 26

25,64 KbБашка атамалар: “Юбилей мәчете”, “Ислам кабул итүгә бер мең ел тулу уңаеннан корылган мәчет”.

Урта Иделгә ислам килүенә бер мең ел тулу хөрмәтенә, инженер-архите-ктор А.Е.Печников тарафыннан 1914 елда эшләнгән проект буенча 1924-26 елларда халык акчасына төзелгән мәчет. 1930 елларда ябыла, 1991 елда ислам тотучыларга кире кайтарыла.

Гыйбадәтханә Кабан күленең көнчыгыш ярында урнашкан. Бер заллы, антресольле, манарасы почмакка куелган мәчетләр типына керә. Мәчетнең турыпочмаклы бинасына манара нигезендә корылган тамбур аша керәләр. Баштан гыйбадәт залының сул өлешендә өч колоннада балкон урнашкан булган. Балконга менү баскычы вестибюльнең уң ягында булган. Биек ук сыман һәм дүрт почмаклы тәрәзәләр аша залга яктылык кергән. Совет чорында зал ике этажга бүленгән булган. Хәзерге вакытта беренче катта гыйбадәт залы, икенчедә исә — дәрес бүлмәләре урнашкан. Манараның дүрттән бер өлеше (астагы) сигез кырлы кәүсәсенә, аннары түгәрәк балкон белән чорнап алынган яктырткыч цилиндрына күчә. Манара сырланган кәрнизле уксыман гөмбәз белән очлана. Уксыман порталлар, тәрәзәләрнең узегәлекле формалары, баскычлы һәм кыексызыклы йөзлекләре, манараның оригиналь формалары мәчеткә кабатланмас күренеш бирә. Ул күренешкә модерн интерпретация аша узган урта гасырдагы гарәб архитектурасы алымнары хас. Штукатурланган детальләр һәм керамика элементлар кертелгән кызыл кирпечле диварлар гомуми күренешне тулыландыра.

Кабан арты мәчете — татар мөселман архитектурасының романтик модерн стилендә һәм шәрыкъ-мөселман традицияләрендә эшләнгән һәйкәле.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.