русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мирный поселогы «Тынычлык» мәчете

Казан, Мирный поселогы

10,66 KbАрхитектор Г.А.Бакулин проекты буенча 1998-1999 елларда төзелгән.

Мәчетнең бинасы кирпечтән салынган, ике катлы, берзаллы, антресольле. Манарасы төньяк торецында куелган.

Мәчеткә төньягыннан, манара нигезендә ясалган керү корылмасы аша үтәләр. Манараның ике ягында да зур түгел корылмалар төзелгән. Вестибюльгә баскыч белән менәләр. Аннан ике ян баскычлары буенча ирләр һәм хатын-кызлар өчен көйләнгән гардероблы холларга үтәргә була. Шунда хезмәткәрләр өчен бүлмәләр дә каралган. Көнбатыш ягыннан хатын-кызлар вестибюленә аерым керү дә бар. Холлардан баскычлар буенча сантехник бүлмәләренә төшәргә була (алар төп вестибюль астында урнашкан). Төп вестибюльдән үзәк баскыч белән бишкырлы михраб куышлы төп гыйбадәт залына менәләр. Үзәк баскычның ике ягында да антресольгә алып бара торган тар баскычлар ясалган. Ул антресоль вестибюль өстендә урнашкан һәм хатын-кызлар өчен көйләнгән. Антресольдән манараның баскычлы кәүсәсенә үтәргә була. Бормалы баскыч, гадәттәгечә, азанчының түгәрәк балкон белән чорнап алынган фона-ренә менә.

Көнбатыш фасадында гыйбадәт залына алып бара торган тышкы баскыч ясалган. Фасадларның эшләнешендә сынык ук сыман очлана торган яссы уемнар һәм кызыл кирпечтән төзелгән тимпаннар оста файдаланылган. Ошбу гыйбадәтханә традицион стильдә эшләнгән, фасадлар бизәлешендә неоромантизм аһәңнәре сизелә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.