русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Солтан мәчете

Казан, Тукай ур., 14/19

29,43 Kb

Башка атамалар: “Җиһанша мәчете”, “Госман мәчете”, “Сигезенче Җәмигъ мәчете”, “Кызыл мәчет”. 1867 елда беренче гильдияле казан сәүдәгәре Җиһанша Бикмөхәммәт углы Госманов (1817-1872) акчасына төзелә. Беренче намазны мәчеттә Ш.Мәрҗани укыган. Шул ук бөек рухани вә галим мәчет төзелгәндә кыйбла ягын билгеләгән. 1931 елның 11 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республика Үзәк Башкарма Комитеты карары нигезендә мәчет ябыла. 1994 елда гыйбадәтханә ислам тотучыларга кире кайтарыла. Мәчет мәхәллә диагонале буенча, урамнар кисешкән җирдә урнашкан.

Бер заллы, антресольле, җир өстендәге манарасы булган гыйбадәтханәләр типына керә. Мәчеткә керү корылмасы манараның нигезен тәшкил иткән җирдә, урамнар кисешкән урыны почмагында ясалган. Дүрт кыеклы түбә белән каплаган мәчетнең объемы (бинасы) манара белән зур түгел аралык аша тоташкан. Аркылы дивар мәчетне вестибюль өлешенә һәм гыйбадәт залына бүлә. Залның биш кырлы михраб чыгынтысы (көньяк фасадында) һәм як диварлары буенча урнашкан антресольләр булды. Манара 1930 елларда җимерелә, 1990 елда архитектор Н.Х.Халитов проекты буенча торгызыла.

Совет чорында залның бердәм күләме этажларга бүленә, өстәмә уемнар ясала. Хәзерге вакытта мәчеткә баштагы күренеш кайтару максаты белән реконструкция эшләре бара.  Татар мөселман архитектурасының XIX гасырның икенче яртысына караган истәлеге милли-романтик юнәлешләрдәге эклектик стилендә эшләнгән. Манарада болгар төзү сәнгате аһәңнәре сизелә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.