русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

«Рамазан» мәчете

Казан, Окольная урамы

15,51 KbАрхитектор С.С.Айдаров проекты буенча 1994 елда төзелгән.

Мәчет киртәләп алынган участокта салынган йортлар, биналар эчендә урнашкан. Гыйбадәтханәнең бинасы ике катлы, ирләр һәм хатын-кызлар очен аерым заллары бар. Манарасы түбә уртасына куелган. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы беренче катның көньяк өлешендә урнашкан, шул өлешнең ике ягында ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү корылмалары ясалган. Вестибюльләр дә аерым, янәшәдә гардероб, тәһарәт бүлмәләре, хезмәткәрләр өчен бүлмәләр дә урнашкан. Мәчетнең төньяк өлешендә икенче катка алып бара торган өч өлешле баскыч бар. Икенче катта анфилад рәвешендә ирләр өчен заллар урнашкан. Консольле михраб мәчетнең төп залында корылган (көньяк дивары ягында). Ул зал гөмбәз белән капланган. Түбә уртасында дүртпочмаклы ике яруслы манара куелган. Манарага икенче этаждан тар баскыч менә.

Проект буенча фасадларның эшләнешендә терракот төсле (ягъни яндырылган балчык төсле) диварлар ак кыек сызыклы консольләр, декоратив элементлар һәм стильләштерелгән татар халык орнаменты белән бизәленергә тиеш иде. Кызганычка каршы, фасадлар эшләнеше әлегә тәмамлланмаган. Ошбу гыйбадатханә нигездә традицион стильдә эшләнгән. Манараның формалары Пороховой бистәсендә 1805 елда төзелгән (хәзерге “Рамазан” мәчетеннән ерак түгел) һәм 1973 елда җимерелгән “Барудия” мәчетенең манарасын хәтерләтә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.