русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

«Казан Нуры» мәчете

Казан, Әмирхан проспекты — Чистопольская ур.

13,3 KbТатарстан җөмһүриятенең атказанган архитекторы Р.В.Билялов автордашы архитектор М.М.Солтанов белән берлектә 1999 елда эшләгән проекты буенча төзелә.

Ачык участокта, йортлар арасында, Әмирхан проспекты белән Чистопольская урамы кисешкән җирдә урнаша.

Агач, бер катлы, цокольле һәм мансардлы этажлары белән ике заллы, керү өстендәге манарасы булган мәчетләр типына керә. Заллар белән вестибюль анфилад рәвешендә тоташкан. Мәчеткә керү корылмасының болдыры белән дүрт сырлы баганада торган зур биш кырлы тигез түгел түбәсе бар. Вестибюльдә тамбурның уң ягында өч өлешле баскыч, ә сул ягында — хезмәткәрләр өчен бүлмәләр. Вестибюль белән заллар анфилад рәвешендә өч ишек уемнары белән тоташа. Төп залда михрабның турыпочмаклы куышы күренә. Көньяк фасадындагы михраб чыгынтысы өчкыеклы тигез түгел түбә белән капланган һәм ярым айлы чатыр белән очланган. Кирпечле цокольле катка вестибюль баскычы яисә көнбатыш фасадындагы тышкы баскыч белән төшәргә була. Цокольле этажның планировкасы төп катныкы кебек диярлек. Манарага мансардлы кат холлыннан керәләр. Манара кәүсәсенең бормалы баскыч азанчының яктырткычы һәм сырлы киртәле түгәрәк балконына менгезә. Ошбу гыйбадәтханә композициясе нигездә традицион стильдә эшләнеп фольклор стилендәге мансардлы кат бүлмәләре белән өстәлгән.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.